Базар системасы (ингл. Market system) — капитал һәм җир аерым затлар милкендә булган, ә чикләнгән ресурслар базар законнары буенча буленә торган икътисади тормышны оештыру ысулы. Дөньяның күпчелек илләрендә кешеләрнең хуҗалык итүдәге хезмәттәшлеген оештыруның башка формалары әйдәп бара, алар базар системасын тәшкил итә.

Базар системасы

Нигезләре

үзгәртү

Базар механизмының уңай ягы һәр сатучыны, уңышка ирешү өчен, сатып алучылар мәнфәгате турында кайгыртырга мәҗбүр итүдән гыйбарәт. Әгәр дә ул моны эшләмәсә, аның товары кирәксез яки артык кыйбат булырга һәм керем урынына зыян гына китерергә мөмкин. Шул ук вакытта сатып алучы да сатучы мәнфәгатьләре белән исәпләшергә мәҗбүр — ул товарны базарда урнашкан бәяне түләп кенә ала.

К. Р. Макконнелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, базар системасы — продукция һәм ресурслар базарлары һәм алар арасындагы бәйләнешләр, бу базарларда барлыкка килгән бәяләргә сирәк икътисади ресурсларны бүлеп бирү, кулланучылар, фирмалар һәм ресурсларны бирүчеләр кабул иткән карарлар турында мәгълүмат бирү һәм бу карарларны килештерү механизмы.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 81—91. — ISBN 5-250-01486-0.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү