Конкуренция (икътисад)

Конкуренция, көндәшлек — икътисади субъектлар арасында җитештерү факторлары максималь нәтиҗәле куллану өчен көрәш, билгеле бер төр чикләнгән ресурсларның, кубрәк өлешен алу хакына барган икътисади ярыш.

Конкуренция
Сурәт

Конкуренциягә корылган базарлар чикләнгән җитештерү ресурслары һәм алар ярдәмендә булдырылган байлыкларны бүлүнең кешелеккә мәгълүм иң уңышлы ысулына әверелә.

Конкуренция бүген икътисад төзелешенә җитди йогынты ясап, хуҗалык эшчәнлеген оештыруда гаять зур роль уйный. Яхшы түләүле эшкә урнашырга теләүче кешеләр, үзләренең тәҗрибәләрен яки квалификацияләрен конкуренциягә лаек сыйфатлары итеп күрсәтеп, бер-берсе белән көндәшлек итәләр. Бер үк төрле товар җитештерүче фирмалар, үз продукцияләренең сыйфатын югарырак дәрәҗәдә дип аңлатып, сатып алучылар акчасы өчен көрәшәләр. Сатып алучылар исә базарга аз санда гына чыгарылган модалы яңа әйберне алырга теләп, аның хуҗасы булу өчен ярышалар һәм сатучыларга тагы да югарырак бәя тәкъдим итәләр һ.б.

Конкуренция булганда, чикләнгән ресурслар икътисади аргументлары куәтлерәк көндәшләр кулына керә. Конкуренциянең уңай ягы әнә шуннан гыйбарәт тә инде. Мәсәлән, сатьш алучыларньщ чикләнгән акча средстволары өчен конкуренция көрәшендә фирма үз товарларын бары тик конкурентларга караганда яхшырак сыйфатлы, әмма азрак чыгымнар тотып җитештерсә генә җиңәчәк, чөнки ул аларны арзанрак бәягә сата алачак. Сатьш алучылар арасындагы дефицит товар өчен көрәштә эшчәнлекләре югарырак бәяләнгән һәм яхшырак түләүгә лаек булганнар җиңеп чыга, чөнки алар товар өчен иң кыйбат бәяне тәкъдим итә ала. XX гасырның 90 нчы елларында чит ил җитештерүче фирмалары белән конкуренция килеп чыгу аркасында. Россия фирмалары тәмле генә түгел, ә матур итеп төрелгән азык-төлек әзерләргә, яңа төр соклар чыгаруны үзләштерергә, яңа автомобиль модельләре һәм йорт җиһазының яңа төрләрен җитештерүне өйрәнергә мәҗбүр булдылар.

Әлбәттә, базар системасының кимчелекләре дә бар. Аерым алганда, ул кешеләрнең керемнәре һәм байлыклары арасында бик зур аермалар китереп чыгара: кемнәрдер байлык эчендә йөзә, ә кемнәрдер хәерчелектә интегә. Бу хәлне без бүгенге Россиядә күзәтә алабыз.

Керемнәрдәге мондый аерманы күреп, кешеләр элек-электән капитализмны «гаделсез» икътисади система дип аңлаталар һәм камилрәк тормыш тәртибе турында хыялланалар. Мондый хыяллар XIX гасырда марксизм дип аталган иҗтимагый хәрәкәт тууга китерә. Бу хәрәкәтнең атамасы аның төп идеологы, немец журналисты һәм икътисадчысы Карл Маркс исеме белән бәйләнгән. Ул һәм аның фикердәшләре базар системасы үз үсеше мөмкинлекләрен файдаланып бетерде һәм кешелек тормышының алга үсүен тоткарлый башлады дип раслыйлар, һәм аны социализм (латинчадан socium — җәмгыять) дигән яңа икътисади система белән алыштырырга тәкъдим итәләр.

Әдәбият

үзгәртү
  • Конкуренция в экономике / А. Н. Васильев // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Конкуренция (эконом.) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Кирцнер И. Конкуренция и предпринимательство. — Социум, 2010.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү