Икътисади ирек — кешенең үз гамәлләре һәм тырышлыклары белән үз тормышын яхшырту хокукы һәм мөмкинлеге; тар мәгънәдә — эшкуарлык эшчәнлегенең иреге.

Икътисади ирек

Икътисади ирек — җитештерү ресурсларына ия булган һәр кешенең, керем алу өчен, алардан ничек һәм күпме файдалануны мөстәкыйль хәл итә алу хокукы ул. Шул ук вакытта һәр кешенең тормыш муллыгы үзе ия булган ресурсны (үзенең эш көчен, хезмәт күнекмәләрен, үз кулы белән ясаган әйберләрне, үз җир кишәрлеген, үз фабрикасы продукциясен яки коммерция операцияләре оештыру осталыгын) базарда нинди уңыш белән сата алуыннан бәйле була.

Җитештерү факторлары һәм товар базарлары — башкача әйтсәк, товар алмашу һәм җәмгыятьнең чикләнгән ресурсларын бүлү буенча билгеле рәвештә оештырылган эшчәнлек:

1) теге яки бу хуҗалык инициативасының уңышлылык дәрәҗәсен билгели;

2) милекнең үз хуҗаларына китергән керем күләмен формалаштыра;

3) чикләнгән ресурсларны файдаланучы альтернатив сфералар арасында аларны (ресурсларны) бүлгәләү пропорцияләрен күрсәтә.

Базар механизмының уңай ягы һәр сатучыны, уңышка ирешү өчен, сатып алучылар мәнфәгате турында кайгыртырга мәҗбүр итүдән гыйбарәт. Әгәр дә ул моны эшләмәсә, аның товары кирәксез яки артык кыйбат булырга һәм керем урынына зыян гына китерергә мөмкин. Шул ук вакытта сатып алучы да сатучы мәнфәгатьләре белән исәпләшергә мәҗбүр — ул товарны базарда урнашкан бәяне түләп кенә ала.[1][2]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Амартия Сен «Рациональность и свобода», Гарвард, Гарвард Белкнэп Пресс, 2002(ингл.)
  2. «Экономическая свобода и её измерение», «Энциклопедия общественного выбора», 2004, изд.: Спрингер(ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү