Арыслан Рангулов

Арыслан Рангулов (билгесез - 29.04.1775, Уфа) — Башкортстанда 1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышында катнашучы, Емельян Пугачевның полковнигы. Сотник.

Арыслан Рангулов

Биографиясе

үзгәртү

Арыслан Рангулов чыгышы белән Себер даругасы Танып вулысы (хәзерге Башкортстанның Аскын районы) Кыйгазы авылы башкортларынан. [Себер даругасы]] Танып вулысы Кыйгазы авылы сотнигы. Атасы Урангол (Рамгул) 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләрендә актив катнаша[1]

1773 елның октябреннән — 1774 елның мартына кадәр Емельян Пугачевның төп гаскәре составында Ырынбур ныгытмасын камауда катнаша. Биредә әсирлеккә эләгә, Урал комендант канцеляриясе тикшерүе астында була, азат ителә.[2]

1774 елның язы—көзендә Арыслан Рангуловның отрядлары Казан шәһәре янында, Уфа провинциясенең Бөре һәм Әңгәсәк шәраб куу заводлары янындагы сугышларда катнаша.[2] 1774 елда Пугачев җитәкчелегендә төп гаскәр Башкортстанның көнчыгышына чигенгән, анда яңа гаскәр җыелган, хөкүмәт гаскәрләре белән сугыш алып барган. Майда төп гаскәр тарафыннан Магнит, Петропавловск,Степнойы һәм Троицк ныгытмалары, сөйләшүләрдән соң Нарат кәлгасе алынган. 3 июньдә Үрге Кыйгы янында һәм 5 июньдә Себер даругасы Тырнаклы вулысы Уразмәт авылы янында төп гаскәр Михельсонның хөкүмәт гаскәре белән, 11 июньдә Папава гаскәре белән Әчет кәлгасе янында сугышкан. 20 июньдә, башка мәгълүматлар буенча, 12 июльдә штурм белән Казанны алган. 15 июльдә Казан янында Михельсон гаскәре белән барган алышта төп гаскәр ватылган. Пугачев һәм аның юлдашлары тиз арада җыйган төп гаскәр 20 июльдә Курмыш каласын, 27 июльдә Саранск каласын, 2 августта Пенза каласын, 6 августта Сарытауны һәм башка торак пунктларны алган, Царицын каласы штурм белән алуга бирешмәгән.

1774 елның 22 сентябрендә Нөркә авылы янында Салават Юлаев гаскәре составында И. К. Рылеев командалыгындагы патша гаскәрләренә каршы сугыша. Аннары Тере Танып елгасының югары агымы буенда көрәшне дәвам итә.[2]

1774 елның азагында патша властьларына бирелә. 1775 елда Казан яшерен комиссиясе тикшерүе астында була. 1775 елның 5 маенда Салават Юлаев эше буенча шаһит буларак җәлеп ителә[3].

1775 елның 29 апрелендә Уфа төрмәсендә вафат була.[2]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов — Уфа: Гилем, 2011. — К.  III. — 476 б. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
  • Кулбахтин Н. М. Участие башкирского народа в Крестьянской войне 1773-1775 гг. — Уфа, 1984.
  • Таймасов С. У. Восстание 1773-1774 гг. в Башкортостане — Уфа: Китап, 2000. — 376 б. — ISBN 5-295-02163-7.