Архимед (Ἀρχιμήδης) — Сиракуза шәһәрендә яшәгән борынгы грек галиме. Шөгыле буенча математик, физик, механик һәм инженер. Геометриядә һәм башка өлкәләрдә күп ачышлар ясаган шәхес. Механика, гидростатика кебек фәннәргә нигез салган.

Архимед
Туган телдә исем Αρχιμήδης
Туган 287 ел (б. э. к.)
Сиракуза
Үлгән 212 ел (б. э. к.)
Сиракуза
Яшәгән урын Сиракуз
Ватандашлыгы Сиракузы[d]
Һөнәре галим, инженер
Ата-ана

 Архимед Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү
 
Берлинда Архимедка куелган һәйкәл

Архимед Сицилия утравында урнашкан Сиракуз шәһәрендә дөньяга килә. Плутарх мәгълүматлары буенча, Архимедның әтисе данлыклы математик һәм астроном Фидий иде, һәм ул Сиракуз патшасы Гиеронның якын туганы иде. Әтисе Архимедка бала чагыннан ук механика, математика һәм башка фәннәргә мәхәббәт тәрбияләгән. Архимед хәтта Мисырның фәнни һәм мәдәни мәркәзе булган Александрия каласына укырга китә.

Александриядә 700 меңнән артык кулъязма җыелган китапханә булган. Шәһәрдә Архимед үз заманында мәшһүр булган галимнәр белән таныша. Алар арасында астроном Конон, данлыклы Эратостафан. Шушы галимнәр белән Архимед соңрак та хат алышачак. Нәкъ Александриядә Архимед үз әсәрләрендә телгә алачак Демокрит, Евдокс һәм башка грек галимнәренең хезмәтләре белән танышкан дип исәпләнә.

Укуын бетергәч, Архимед Сицилиягә кайта. Монда ул гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый.

Архимедның инженерлык сәләте 212 елда (б. э. к.) ачыла. Бу елда Рим һәм Картаҗ арасында булган сугыш барышында римлылар Сиракузны камап алалар. 75 яшьлек Архимед уйлап чыгарган махсус җиһазлар ярдәмендә шәһәрне озак итеп яклады. Таш ату машиналары, карабларны күтәрүче машиналар, карабларны яндырырга сәләтле булган көзгеләр системасы һәм бик күп башка җиһазлар Рим гаскәрендә коткы таратты. Тик шуңа карамастан, көчле армия үзенекен иткән — Сиракуз яулап алынган, Архимед исә үтерелгән.

Архимед үлеме хакында байтак риваятьләр бар. Иң киң таралганнары арасында мондыйны искәртик: галим өй ишегалдындагы комда геометрик сызмалар эшләп утырган. Шул чакта Рим гаскәрие аның ишегалдына йөгереп килгән. Архимед «Минең сызмаларыма тимә!» дип гаскәригә ташланган. Рим солдаты исә аны кылычы белән чабып үтергән[1].

Гомумән алганда, Архимед тормышы турында безгә Полибий, Тит Ливий, Цицерон, Плутарх, Витрувий һәм башка шәхесләр язмаларыннан мәгълүм. Ләкин алар Архимедтан күпкә соңрак яшәгәннәр, шуңа күрә мәгълүматларның никадәр дөрес икәнлеген әйтү кыен.

Эшчәнлек

үзгәртү

Архимед математика, астрономия, механика һәм бик күп башка фәннәрдә гаять әһәмиятле ачышлар ясый.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү