Аркадий Воробьёв

совет авыр атлеты, галим, язучы. ССРБ-ның атказанган спорт мастеры

Аркадий Никитич (Никитович) Воробьев (3 октябрь, 1924, Тәтеш22 декабрь, 2012, Мәскәү[5]) — совет авыр атлеты, галим, язучы. ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1952), ССРБ-ның атказанган тренеры (1964). Олимпия чемпионы (1956, 1960 еллар), 1952 елда бронза призеры, берничә тапкыр дөнья, 1950-1959 елларда Европа һәм ССРБ чемпионы һәм рекордсмены (26 дөнья рекорды). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Аркадий Воробьёв
Туган 3 октябрь 1924(1924-10-03)[1][2] яки 1924[3]
Тәтеш, Татарстан АССР, РСФСР, СССР яки Мордово[d], Тамбов өлкәсе[4]
Үлгән 22 декабрь 2012(2012-12-22)[2]
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре авыл атлетикачы, табиб, спортчы, олимпиец, язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Аркадий Воробьев хөрмәтенә Тәтештә урам аталган.

Биографиясе үзгәртү

Аркадий Никитич Воробьев крестьян гаиләсендә туган. Атасы — Никита Яковлеви Воробьевч (1865-1940), әнисе — Прасковья Александровна (89 ел яшәгән). Борис агасы һәм апасы Нинадан соң гаиләдә кечесе була. Атасы һәм аның агайлары билгеле йодрык сугышы көрәшчеләре була.

1928 елдан 1933 елга кадәр гаилә, ачлыктан качып, Бакы шәһәрендә яши. Балачагы һәм яшьлеге Идел яры янында, Тәтеш шәһәрендә үтә.

1943 елда фронтка эләгә. Яшь кызылармеец Кобулетида сынау үтә, аннан Геленджикта водолаз мәктәбендә укый. Аны тәмамлаганнан соң Кара диңгез флотына хезмәткә җибәрелә. Контузия ала, хәрби наградаларга лаек була, шул исәптән, «Батырлык өчен» медале (ССРБ), Кызыл Йолдыз ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Сугыштан соң Одесса портын тергезүдә катнаша. Шунда ук 1946 елларда авыр атлетика белән мавыга башлый. «Водник» спорт клубында катнаша, «ССРБ-ның спорт мастеры» нормативын үти һәм «Кара диңгез флоты чемпионы» исемен яулый.

1947-1963 елларда Свердловск шәһәрендә яши, Свердловск кала советы депутаты була, Свердловск шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт буенча депутат комиссиясенең беренче рәисе була.

1954 елдан КПСС әгъзасы[6].

Өч Олимпиадада катнаша. Хельсинки шәһәрендә Олимпиадада (1952) бронза призеры була. Киләсе ике олимпиадада Аркадий Воробьев дөнья рекордын яулый. Биш тапкыр дөнья чемпионы (1953, 1954, 1955, 1957, 1958). Биш тапкыр Европа чемпионы (1950, 1953, 1954, 1955, 1958). Ун тапкыр ССРБ чемпионы (1950-1959). Уртача һәм ярым уртача авырлыкта 21 дөнья рекорды һәм 37 ССРБ рекорды куя.

1960 елларда ССРБ җыелма командасының өлкәнтренеры була һәм 1964 һәм 1968 елларда Олимпия уеннарында ике тапкыр аңа җиңү китерә.

Свердловск медицина институтын тәмамлый (1957). Медицина фәннәре докторы (1970), профессор (1972). Физик культураның Мәскәү дәүләт академиясе ректоры (1977-1991).

1995 елда Воробьев авыр атлетиканың халыкара федерациясенең дан залына кертелгән

2012 елның 22 декабрендә вафат була. Мәскәүдә Востряков зыяратында җирләнгән

Аркадий Воробьевның бронза бюсты Мәскәүдә ЦСКА-ның Спорт даны аллеясына урнаштырылган.

2010 елда А.Н.Воробьев яшәгән йортта мемориаль такта куела (Куйбышев урамы, 48б).

Библиография үзгәртү

  • Железная игра — М.: Молодая гвардия, 1980. — 286 с.
  • «Современная тренировка тяжелоатлета», «Тяжелоатлетический спорт», «На трёх Олимпиадах» (1963), «Сильные мира сего» (1972) китапларының, «Тяжёлая атлетика для спортивных вузов» дәреслегенең (1981) һ. б авторы. 200-дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү