Антони ван Левенгук

Антони Ван Левенгук (Левенһук[7], Antoni van Leeuwenhoek, Thonius Philips van Leeuwenhoek, 24 октябрь 1632, Делфт26 август 1723, Делфт) — Нидерланд патшалыгының табигать фәннәре галиме, микроскоп конструкторы, фәнни микроскопиягә нигез салучы; үзе ясаган микроскоп ярдәмендә тере организмнарның төзелешен өйрәнүче.

Антони ван Левенгук
Туган телдә исем нид. Antoni van Leeuwenhoek
Туган 24 октябрь 1632(1632-10-24)[1][2][3][…]
Делфт, Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d][4]
Үлгән 26 август 1723(1723-08-26)[1][2] (90 яшь)
Делфт, Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d][4]
Күмү урыны Аудекерк[d]
Яшәгән урын Нидерланд
Ватандашлыгы  Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d]
Һөнәре биолог, физик, эш коралларын уйлап табучы, сәүдәгәр, микробиолог, Бухгалтер, казначы, землемер, wine measurer
Җефет Barbara de Mey[d][5] һәм Cornelia Swalmius[d][5]
Ата-ана

 Антони ван Левенгук Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Әдәбиятта галимнең исем-фамилиясе төрлечә языла. Фамилиясен Левенгук яки Лёвенгук, исемен Антон яки Антоний дип әйтергә мөмкин.

Антони Ван Левенгук 1632 елның 24 октябрендә Делфт шәһәренең Филипс Тонисзон исемле кәрзин үрүче оста гаиләсендә туа. Аның яһүдиләрдән килеп чыгышын раслаучы документлар юк. Антони үзләренә якын булган Арысланнар капкасы (нидер. Leeuwenpoort) фамилиясен ала. Тәхәллүсендәге “һук” (hoek) кушымчасы “почмак” дигәнне аңлата.

Антонига алты яшь булганда, атасы үлә. Анасы Маргарет ван ден Берх (Grietje van den Berch) улын Лейден шәһәре янындагы гимназиягә укырга җибәрә. Агасы Антонины математика һәм физика нигезләренә өйрәтә. 1648 елда булачак галим Амстердамга бухгалтерлыкка укырга китә, ләкин вак- төяк көнкүреш товарлар сата торган кибеткә эшкә урнаша. Монда ул үз гомерендә беренче тапкыр гади микроскоп-штативка урнаштырылган зурайтучы линза күрә. Тиздән Антони үзендә дә шушындый микроскоп булдыра.

1654 елда ул Левенгук туган шәһәренә кайта һәм үлгәнче шунда яши. Анда ул сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, ул Вермеер исемле рәссам белән дустанә мөнәсәбәтләр тота, һәм дустының үлеменнән соң, аның васыятен үтәүче була.

Левенгук 1723 елның 26 августында җан бирә һәм Иске чиркәүдә күмелә.

Микроскоп ясау үзгәртү

1665 елда Роберт Гук исемле инглиз галименең “Микрография” дигән хезмәте басыла, һәм озак та үтми, Левенгук аны укып чыга. Бу китапны уку анда табигатьне линзалар ярдәмендә өйрәнүгә кызыксыну уята. Марчелло Мальпиги белән бергә Левенгук зоологиядә тикшеренүләр үткәрү өчен микроскоп куллануны кертеп җибәрә.

Шомартучы һөнәренә өйрәнеп, ул оста рәвештә линзалар ясый башлый. Үзенең линзаларын металлдан ясалган кысаларга утыртып, Левенгук микроскоп җыя һәм ул вакытлар өчен иң алдынгы тикшеренү эшләре алып бара башлый. Левенгукның линзалары кечкенә һәм уңайсыз булалар, алар белән эшләү өчен дә билгеле бер күнекмәләр кирәк була, ләкин алар ярдәмендә берничә бик мөһим ачыш ясала. Үз гомере эчендә Антони 500 дән артык линза, 25 ләп микроскоп (аларның тугызы безнең көннәргә кадәр сакланган) ясый. Левенгукның 500 тапкырга кадәр зурайта торган микроскобы булган дигән фикер яшәсә дә, безнең көннәргә кадәр 275 тапкыр зурайта торганы гына килеп җиткән.

Линзалар ясау ысулы үзгәртү

Озак вакытлар Левенгук үзенең линзаларын нечкә итеп кыру ысулы белән ясаган дип санала иде. Линзаларның бик вак булуларын исәпкә алсак, моның өчен бик төгәл һәм авыр хезмәт булуы аңлашыла. Левенгуктан соң мондый ысул белән беркем дә аныкы кебек чиста сурәт бирә торган линза ясый алмый.

Ләкин 1970 еллар ахырында Новосибирск медицина институтында линзаны кырып түгел, ә юка пыяла җепне эретеп ясап карыйлар. Бу ысул белән барлык таләпләргә җавап бирә торган линза ясыйлар, хәтта Левенгук микроскобы системасын да тулысынча төзиләр. Ләкин Левенгукның XVII гасырдагы чын линзаларын бу ысул белән ясалу- ясалмауга тикшерүләр үткәрелми кала.

Шулай итеп, “Левенгук линзаларны нинди ысул белән ясаган?”- дигән сорауга хәзерге көндә ике җавап бар: беренчесе- пыяланы кырып һәм шомартып, икенчесе- пыяла җепне эретеп.

Ачышлары үзгәртү

Үзенең күзәтүләрен Левенгук рәсемгә төшереп һәм язып барып, Лондон абруйлылары җәмгыятенә 50 елга якын вакыт аралыгында 300 ләп хат рәвешендә җибәрә. Левенгук кайбер галимнәр белән дә элемтәдә була. Беренче тапкыр аның хат рәвешендәге тикшеренүләре 1673 елда Лондон абруйлылары җәмгыятенең “Философ язмалары” (ингл. Philosophical Transactions ) дигән журналында басыла.

Ләкин 1676 елда Левенгук бер күзәнәкле организмнар турындагы хатын язгач, аның тикшеренүләренең дөреслеге шик астына куела. Моңарчы бер күзәнәкле организмнар беркемгә дә билгеле булмаганга, Неемия Грю җитәкчелегендәге галимнәр төркеме Делфт шәһәренә тикшеренүнең дөреслеген исбатларга яки кире кагарга юнәлә. Галимнәр Левенгукның хаклы булуын дәлиллиләр һәм 1680 елның 8 февралендә аны Лондон абруйлылары җәмгыятенә даими әгъза буларак кабул итәләр.

Моннан кала, Левенгук беренче булып эритроцитларны ача, бактерияләрне, чүпрә гөмбәсен, иң гадиләрне, күз ясмыгы җепселләрен, эпидермисны тасвирлый, сперматозоидларны, бөҗәкләр күзенең төзелешен, мускул җепселләрен рәсемгә төшерә. Инфузорияләрне ача һәм аларның күп формаларын тасвирлый.

Хезмәтләре үзгәртү

50 елга якын Левенгук Лондон абруйлылары җәмгыятенә үзенең хезмәтләрен хат рәвешендә җибәреп бара, һәм алар Левенгук исән вакытта ук латин һәм нидерланд телләрендә күп томлы китаплар итеп басылып чыгалар:

· Sendbrieven ontleedingen en ontkellingen etc.: 7 т. — Лейден һәм Делфт, 1685—1718.

· Антони Левенгукның микроскоп ярдәмендә ачкан табигать серләре. (лат. Opera omnia s. Arcana naturae etc. —Бөтен хезмәтләр яки Табигать серләре.): 7 т. Лейден, 1695—1722.

Левенгукның үлеменнән соң инглиз телендә басылган хезмәтләре дә бар (2 т.; Лондон, 1798—1801).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Anthony van Leeuwenhoek — 2009.
  3. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Левенгук Антони ван // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 ECARTICO
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.
  7. https://vk.com/wall-82724249?offset=140&owners_only=1&q=%23биология&w=wall-82724249_4244