Анна Голубкина

Анна Семён кызы Голубкина (рус. Анна Семёновна Голубкина) (16 [28] гыйнвар 1864, Зарайск - 7 сентябрь 1927, Зарайск) - рус сынчы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg СССР
Туу датасы 16 (28) гыйнвар 1864 яки 28 гыйнвар 1864(1864-01-28)[2]
Туу урыны Зарайск, Рәзән гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 7 сентябрь 1927(1927-09-07)[3][4][5][…] (63 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Зарайск
Һөнәр төре сынчы
Сәнгать юнәлеше İmpressionizm
Әлма-матер Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d], Император сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Академия Коларосси[d]
Әсәрләр җыентыгы Третьяков гәләрәе
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Commons-logo.svg Анна Голубкина Викиҗыентыкта

Анна Семёновна Рязань губернасының Зарайск шәһәрендә (хәзерге Мәскәү өлкәсе) мещан bске йолалык гаиләсендә туган. Егерме биш яшендә Мәскәүгә укырга китә, архитектор А.О. Гунстның нәфис сәнгать классына укырга керә (1889-1890 еллар). С.И. Ивановның Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура училищесында берничә ел укый. 1894 елда Санкт-Петербургта Император Сәнгать академиясе каршындагы училищеда укый.

1895 елдан башлап, Анна Голубкина, укуын дәвам итү сыйфатында, озаклап Парижда яши. 1897 елдан француз сынчы Огюст Роден консультацияләреннән файдалана.[6] Язгы Париж салонында 1899 елда Париж академиясенең бронза медаленә "Картлык" (рус. Старость) скульптурасы өчен лаек булды.

1899 елда Мәскәүгә кайта. Анна Голубкина студент елларыннан социал-демократик түгәрәкләрдә катнашты. Беренче Рус революциясенең елларында марксист әдәбиятын саклау һәм тарату өчен кулга алына.[6] Ул төрмәгә ябылу елына хөкем ителгән, ләкин сәламәтлеге торышы буенча чыгарылган һәм Полициянең күзәтүенә куелган.[7] 1910 елдан башлап үзенең Зур Лёвшинск каләмендә яши һәм эшли (хәзер бу адрес буенча - А.С. Голубкина Музей-остаханәсе, Дәүләт Третьяков галереясе бүлеге). Мәскәү коммерция училищесында (1904-1906 еллар), Пречистенский эшчеләр курсларында (1913-1916 еллар) һәм ВХУТЕМАСта (1918-1922 еллар) укыткан.

ИстәлекҮзгәртү

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү