Андри Радзуэлина

Андри Радзуэлина, Андри Нирина Радзуэлина, Андри Раджоэлина язылышы да очрый[1], (малаг. Andry Nirina Rajoelina, 1974 елның 30 мае, Мадагаскар, Анцирабе) — Мадагаскарның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 20072009 елларда илнең башкаласы Антананариву мэры, 20092014 елларда аның өчен уйлап чыгарылган вазифаны (Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясе президенты) башкара, 2019 елның 19 гыйнварыннан Мадагаскар байрагы Мадагаскар президенты.

Андри Радзуэлина
Мадагаскар президенты
Вазыйфага керешкән
2019 елның 19 гыйнвары
Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясе президенты
Вазыйфада
2009 ел – 2014 ел
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы вазифа юкка чыгарылган
Антананариву мэры
Вазыйфада
2007 ел – 2009 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 30 май 1974(1974-05-30) (49 яшь)
Мадагаскар, Анцирабе
Сәяси фирка TGV
Җефет Миали Радзуэлина[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 30 маенда Мадагаскарның зурлыгы буенча өченче шәһәре Анцирабеда хәлле һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе башта француз гаскәрендә, соңрак Мадагаскар гаскәрендә хезмәт иткән, «полковник» хәрби дәрәҗәсендә отставкага чыккач, эре француз Total нефть-газ компаниясенең Мадагаскардагы филиалы идарәчесе булып хезмәт иткән.

Андри белемне шәхси рәвештә өйдә, чакырылган педагоглардан ала. Югары белем алмый, шәхси эшмәкәр буларак, шоу-мэн карьерасын башлый. Антананаривуның танылган диджее була, 1993 елда 19 яшьтә «Шоу бизнес» фирмасы нигезли, 1998 елда полиграфия һәм реклама белән шөгыльләнүче Injet фирмасын оештыра.

Антананариву мэры үзгәртү

20072009 елларда илнең башкаласы Антананариву мэры була. 2007 елдан башлап, Антананариву мэрын сайлау өчен оештырылган «Яшь тәвәккәл малагасиялеләр» (Young Malagasies Determinedмалаг. Tanora malaGasy Vonona, TGV) хәрәкәтен җитәкли.

2008-2009 еллар үзгәртү

20082009 елларда хөкүмәткә каршы булган оппозициянең җитәкчесе була. 20022009 елларда Мадагаскар президенты булган Марк Равалуманананы хакимияттән төшерү өчен тырыша. Хакимиятне ватандашларның проблемаларын чишүдә булдыксызлыкта гаепләп, 2009 елның 3 гыйнварында үзен «илнең президенты» итеп игълан итә. Аны Мадагаскар хәрбиләре яклап чыга, әмма Андри Радзуэлина, Мадагаскар президенты буларак, Африка Берлеге тарафыннан халыкара танылу алмый. Африка Берлеге аңа һәм Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясенең 108 вәкиленә карата шәхси тыюлар кабул итә. Андри Радзуэлина президент булып торган вакыт аралыгында, илнең икътисады нык какшый: Африка Берлеге тарафыннан кертелгән тыюлар сәбәпле, эшкәртүче сәнәгатькә чит илләрдән (Кытайдан башка) инвестицияләр килү туктый; илнең зур керем чыганагы булган туризмнан керем ике мәртәбә кими һ. б.

2013 елның декабрендә узган гомуми сайлауларга илнең элекке башлыклары, шул исәптән Андри Радзуэлина кертелми.

2018 елгы президент сайлаулар үзгәртү

2018 елның 7 ноябрендә узган президент сайлауларында катнашып, сайлаучыларның 39,19% тавышын җыя һәм икенче турга уза. 2018 елның 19 декабрендә узган икенче турда 55,66% : 44,34% тавыш җыеп, көндәше булган Марк Раваломанананы җиңеп, ил президенты итеп сайлана. 2019 елның 19 гыйнварыннан президент вазифасына керешә.

2023 елның июнендә Франция гражданлыгы турында мәгълүматны ачу парламент тикшерүе башлануга китерә, аннан соң Франциядә малагаси диаспорасы гражданнары төркеменнән Югары Конституция судында сорау алына.[2].

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Миали Радзуэлина, өч баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү