Андрес Веленкосо

Андрес Веленкосо Сегура (исп. Andrés Velencoso Segura; 1978 елның 11 марты, Тосса-де-Мар, Испания) ― Испания моделе һәм актёры. Ул Chanel һәм Louis Vuitton йөзе буларак танылган.

Андрес Веленкосо
Туган телдә исем исп. Andrés Velencoso Segura
Туган 11 март 1978(1978-03-11) (46 яшь)
Леданья, Испания[1]
Ватандашлыгы  Испания
Һөнәре модель, актёр, телевизион актёр
Өйдәш Кайли Миноуг[2]

 Андрес Веленкосо Викиҗыентыкта

Карьера

үзгәртү

Андрес Веленкосо Испаниядә, Каталониядә Тосса-де-Марда туа[3].

 
Андрес Веленкосо 2014 елда Мода атнасында

Веленкосо модель карьерасын урта мәктәпне тәмамлагач, Испания модель агентлыгы Group Model Management белән килешү төзегәннән соң башлый. Ләкин аңа ихтыяҗ булмаган. Веленкосо Миланга киткәч, күпчелек агентлыклар аны кирәксез дип санаган. Нью-Йоркта урнашкан Q Model Management агентлыгы агенты Натали Кейтс аны инглизчә сөйләшмәсә дә 2001 елда эшкә ала һәм шуннан соң Андрес өчен барысы да үзгәрә. Кейтс дүрт полароид сурәтеннән портфолио ясый һәм Веленкосоны кешеләр белән танышырга җибәрә.

Шундый кешеләр арасында фотограф Мэтт Альбиани була. Икенче көнне Андрес Нью-Йоркның Ист-Хэмптонда урнашкан төшерү мәйданчыгында була. Шәһәрдә берничә көн үткәргәннән соң, ул кайбер танылган фотографларның игътибарын җәлеп итә, алар арасында Майкл Томпсон һәм Франсуа Нарс була[4][5]. 2002 елда аны Banana Republic язгы реклама кампаниясен төшерергә чакыралар, ә бер елдан соң ул Дженнифер Лопес белән Louis Vuitton реклама кампаниясендә төшә. Ул Chanel Allure Homme Sport белән парфюмерия килешүе төзи һәм 2004 елда Loewe йөзе була. Аннары ул беренче тапкыр «Arena Homme +» журналы тышлыгында пәйда була, шулай ук ​​Жизель Бюндхен һәм Диана Дондо белән Жан-Пол Готье реклама кампаниясендә төшә.

Веленкосо «L'Officiel Hommes», «Hercules», «Arena Homme +» кебек күп әйдәп баручы мода журналларының тышлыкларында, шулай ук «​​Elle», «Vanity Fair» һәм «L'Officiel Hommes» халыкара басмаларында урын ала. Дебютыннан бирле ул Banana Republic, Louis Vuitton, H&M, Trussardi, Chanel, Ermenegildo Zegna, Loewe, Jean Paul Gaultier, Elie Tahari һәм Etro кебек күп реклама кампанияләренең йөзе була. Фотографлар Томпсон һәм Нарстан кала, ул Терри Ричардсон, Карл Лагерфельд, Инес ван Ламсвирде һәм Винуд Матадин кебек танылган фотографлар белән эшли[6].

Ул Нью-Йорктагы IMG Models, Париждагы MGM, Копенгагендагы 2pm Model Management, Миландагы I LOVE Models һәм Токиодагы Donna Models белән килешүләр төзи[7].

Актёр карьерасы

үзгәртү

Веленкосо модельләштерү эше белән беррәттән актёр да булып тора. Ул «Җәйге лагерь»[8] һәм «B&b, de boca en boca»[9] фильмнарында роль уйный. 2017 елда аның режиссёр Дэниел Бирманның Аргентинада төшереләчәк Netflix каналының «Эда» драмасында төп рольне уйнавы игълан ителә[10][11]. 2021 елда ул Армандо ролендә Netflix каналының «Элита» сериалында дүртенче сезонда катнаша.

Шәхси тормыш

үзгәртү

2008 елдан 2013 елга кадәр Веленкосо җырчы Кайли Миноуг белән очраша. 2013 елдан 2015 елга кадәр ул Испания актрисасы Урсула Корберо белән мөнәсәбәтләрдә була. Ул испан, каталан, француз һәм итальян телләрендә сөйләшә[12].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 https://elpais.com/elpais/2018/07/11/icon/1531316415_049630.html
  2. https://www.instyle.es/news/andres-velencoso-kylie-minogue-relacion-amor-tbt_45106
  3. Interview – CoverMen Mag. CoverMen Mag. әлеге чыганактан 2014-07-17 архивланды. 2021-10-17 тикшерелгән.
  4. Andres Segura bio at Most Beautiful Man 2008 елның 3 апрель көнендә архивланган. 18 June 2009
  5. Archived copy. әлеге чыганактан 2012-03-10 архивланды. 2021-10-17 тикшерелгән.
  6. Andres Segura profile 2021 елның 26 апрель көнендә архивланган., nymag.com, 18 June 2009.
  7. Andres Segura profile at Models.com 18 June 2009
  8. Summer Camp.
  9. B&b, de boca en boca.
  10. Andrés Velencoso will be part of "Edha", the first Argentinean Netflix series, ABC (12 June 2017).
  11. Hopewell, John. Netflix Orders First Original Series from Argentina: Daniel Burman’s ‘Edha’ (EXCLUSIVE), Variety (19 May 2016).
  12. Profile Standard.co.uk

Сылтамалар

үзгәртү