Төп менюны ачу

Андрей Миронов, Андрей Александр улы Миронов (1951 елга кадәр Менакер), рус. Миронов Андрей Александрович (1941 елның 7 марты, Мәскәү1987 елның 16 августы, Рига) — кино, театр һәм эстрада актеры, TV алып баручысы. РСФСР халык артисты (1980).

Андрей Миронов
рәсем
А.А. Миронов (Менакер) (1941-1987)
Остап Бендер ролендә
Туганда бирелгән исеме:

Андрей Александр улы Менакер

Туу датасы:

7 март 1941(1941-03-07)

Туу җире:

Мәскәү

Үлем датасы:

16 август 1987(1987-08-16) (46 яшь)

Үлем җире:

Рига

Һөнәре:

кино, театр актеры

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Амплуа:

романтик, авантюрист

Бүләк һәм премияләр:

РСФСР халык артисты

http://amironov.ru/

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
А.А. Миронов

1941 елның 7 мартында Мәскәүдә туган. Әтисе — эстрада артисты Александр Семен улы Менакер, әнисе Мария Владимир кызы Миронова. 1948 елда Мәскәүнең 170нче ир-балалар мәктәбенә Менакер фамилиясе белән укырга керә. Яһүдләргә каршы кампаниядән курыккан әти-әнисе улларының фамилиясен әнисенекенә алыштыра, 3нче класска Миронов булып бара[1].

  • Беренче мәртәбә кинофильмда («Садко» фильмы) төшү омтылышы 11 яшендә, 1952 елның җәендә була, ләкин режиссер Александр Птушко аны катнаштырудан баш тарта.
  • 7нче сыйныфта мәктәп сәхнәсендә К. Симоновның «Урыс кешеләре» (рус. Русские люди) спектаклендә фон Краузе ролен, олырак сыйныфта Н. Гогольның «Ревизор»ында Хлестаковны башкара. 9нчы сыйныфта мәктәп театр студиясенә, бераз соңрак Мәскәү үзәк балалар театры каршындагы студиягә языла.
  • 1971 елның маенда актриса Екатерина Градова белән таныша, 9 июньдә тәкъдим ясый, 30 ноябрьдә туйлары була. Маша исемле (Мироновның әнисе Мария Владимир кызы хөрмәтенә кушылган исем) кызлары туа. Никах озын гомерле булмый, 1974 елда таркала. Төп сәбәп — Е. Градованың каты холыклы М.В. Миронова белән уртак тел таба алмавында.
  • 1974 елда ук Совет Армиясенең Үзәк театры актрисасы 33 яшьлек Лариса Голубкинага өйләнә. Ларисаның беренче никахыннан Маша исемле кызы була.

ИҗатыҮзгәртү

  • 1960 елда беренче фильмында (режиссёр Юлия Райзманның «Әгәр мәхәббәт булса?» (рус. А если это любовь?) роль ала. Картина прокатта уңыш казана. Июнь аенда Щукин укуханәсен кызыл дипломга тәмамлый һәм Мәскәү сатира театрына кабул ителә. Әлеге театрда 25 ел эшли. Шул ук елны «Өч плюс ике» (рус. Три плюс два) кинокомедиясендә төшә. Артистка икенче категория (аз хезмәт хакы, уртакул кинотеатрлар) бирелгән була. Кинокомедиянең уңышлы прокатыннан соң беренче категория бирелә.
  • 1966 елда чит илләрдәге кинофестивальләрдә күп кенә призлар яулаган «Автомобильдән саклан» (рус. Берегись автомобиля) картинасында Дима Семицветов ролен башкара.
  • 1969 елның 28 апрелендә киң прокатка тапшырылган Леонид Гайдайның «Бриллиантлы кул» (рус. Бриллиантовая рука) фильмында Геша Козодоев ролен башкара. Киноны берьюлы 76 млн 700 мең кеше карый.
  • 1972 елның 28 апрелендә экраннарга чыккан «Республика милке» (рус. Достояние реаспублики) фильмында Маркиз ролендә уйный.
  • 1974 елның 8 апрелендә кинотеатрларда күрсәтелә башлаган «Италиялеләрнең Русиядәге гаҗәеп маҗаралары» (рус. Необыкновенные приключения итальянцев В России) филмында милиционерны уйный. Еллык прокатта фильм 4нче урынны ала. 1 ел эчендә фильмны 50 млн кеше тамаша кыла, иң күп табыш китергән совет фильмнары исемлегендә 39нчы урында тора. 1974 елның 16 октябрендә А. Мироновка РСФСР атказанган артисты исеме бирелә.
  • «Салам эшләпә» (рус. Соломенная шляпа), «Күк карлыгачлары» (рус. Небесные ласточки) телемюзиклларында төшә.
  • Артистның таланты Сатира театрында ачыла. Озак елларга театрның визит карточкасына әверелгән «Фигароның өйләнүе» (рус. Женитьба Фигаро) спектаклендә баш рольны –— Фигароны уйный. 1974 елның 29 апрелендә Үзәк телевидениедән телеверсиясе бөтен илгә күрсәтелә.
  • 1977 ел башында «Унике урындык» (рус. 12 стульев) телефильмы күрсәтелә. Бендер ролендә А. Миронов уйный.
  • 1979 елның 1 гыйнварында экраннарга чыккан «Гап-гади могҗиза» (рус. Обыкновенное чудо) фильмында министр-администратор ролен башкара һәм җырлый.
  • 1979 елның 4 маенда «Этне санамыйча, көймәдә өчәү» (рус. Трое в лодке, не считая собаки) фильмының премьерасы була. Әлеге фильмда А. Миронов 6 рольдә төшә.
  • 1984 елда Алексей Германның «Минем дустым Иван Лапшин» (рус. Мой друг Иван Лапшин) фильмында журналиста Ханин ролен башкара.
  • Кинода төшкән соңгы роле — Алла Сурикованың «Капуциннар бульварыннан кеше» (рус. Человек с бульвара Капуцинов) фильмында мистер Фёст роле. Фильм 1987 ел прокатында 2нче урынны ала, аны 39 млн 800 мең кеше карый.

ВафатыҮзгәртү

  • 1978 елда Ташкәнттә гастрольләр вакытында беренче мәртәбә миенә кан саву күзәтелә. Табиблар, «менингит» диагнозы куеп, сәхнәдә уйнауны калдырырга тәкъдим итәләр.
  • 1987 елның 14 августында, Сатира театрының Ригадагы опера театрында гастрольләре вакытында, «Фигароның өйләнүе» (рус. Женитьба Фигаро) спектаклендә соңгы күренешне уйнап бетермичә, сәхнәдә аңын югалтып егыла. Миенә кан йөгерүдән, 16 августта иртән 5:35 тә үлә[2].

ХәтерҮзгәртү

 
РФ маркасы

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1974 РСФСР атказанган артисты
  • 1980 РСФСР халык артисты

ГаиләсеҮзгәртү

I хатыны Екатерина Градова, актриса

  • кызы Мария (Миронова) , актриса

II хатыны Лариса Голубкина, актриса

  • үги кызы Мария (Голубкина)

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү