Андрей Генералов

Генералов Андрей Иванович (2 март 1964  ел, Минзәлә Татар АССР, РСФСР, СССР) — Россия сәясәтчесе, беренче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутаты[1].

Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 2 март 1964(1964-03-02) (59 яшь)
Туу урыны Минзәлә шәһәре, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре хокук белгече, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d] һәм член парламента[d]
Әлма-матер Ярославский государственный университет им. П. Г. Демидова[d]
Сәяси фирка әгъзасы Демократический выбор России[d]
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации I созыва[d]
 Андрей Генералов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Андрей Иванович Генералов 1964 елның 2 мартында Татар АССР-ның Минзәлә шәһәрендә туган. 1981 елдан 1982 елга кадәр Углич район халык судында суд утырышлары секретаре булып эшли. 1987 елда Ярославль дәүләт университетында юридик факультетта югары белем ала. 1987 елдан 1991 елга кадәр Ярославль өлкәсе Тутаев районара прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе булып эшләгән.

"Халык фронты", "Демократик Россия" хәрәкәте эшчәнлегендә катнаша.

1992 елдан милек белән идарә итү комитеты рәисе урынбасары булып эшли, 1993 елдан Тутаев шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты була[2].

1993 елда «Выбор России» блогының федераль исемлеге буенча беренче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана һәм шул ук исемдәге фракциягә керә. 1994 елның мартында Россиянең демократик сайлавы партиясен булдыру буенча инициатив төркем әгъзасы. 1995 елның 14 мартында фракциядән чыга һәм "Тотрыклылык" депутат төркеменә керә, 1995 елның 3 октябрендә "Россия" төркеменә күчә, Дәүләт думасының оборона комитеты әгъзасы була[3].

Сылтамалар үзгәртү

  • Федеральное Собрание России (Совет Федерации. Государственная Дума). Биографический справочник. М., 1995.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума.Дата обращения: 17 мая 2020.
  2. Lobbying.ru | Генералов Андрей Иванович.(үле сылтама)
  3. Генералов Андрей Иванович.www.gosduma.net.Дата обращения: 31 мая 2020.