Америка Виргин утрауларында ислам

Америка Виргин утрауларында азчылык дине

Америка Виргин утрауларында ислам (ингл. Islam in the United States Virgin Islands, гарәп. الإسلام في جزر العذراء الأمريكية‎) ― азчылык дине. Хәзерге вакытта әлеге территориядә 1 200 гә якын мөселман яши[1].

Америка Виргин утрауларында ислам
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Америка Виргин утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Америка Виргин утраулары картада

АКШ Үзәк разведка идарәсенең Бөтендөнья фактлар белешмәсе нигезендә, АКШ хөкүмәте тарафыннан идарә ителүче утрауларда (Кариб диңгезендәге тугыз утраудан торган төркем) яшәүчеләрнең (87 146 кеше, 2020 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип атый (шул исәптән, 65,5 % ы – протестантлар, 27,1  % ы – католиклар һ. б.[2]). 6 % ы ― азчылык диннәр (Растафари(ингл.), Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Ислам) тарафдарлары[3]. Алар бирегә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән XVIII гасырдан башлап күчеп килгән. Даниянең Вест-Һинд ширкәте тарафыннан утрауларда шикәр плантацияләре барлыкка килгәч, Африкадан коллар китерү башлана. Коллар арасында мөселманнар да була.

Яңа заман

үзгәртү

Ислам дине әлеге территориядә 1960-еллардан үсә башлый, мөселманнар, нигездә, башка Кариб утрауларыннан, Көньяк Азиядән, Якын Көнчыгыш илләреннән эш табу максатында килә. Алар үз гаиләләрен алып килә һәм ахыр чиктә утрауларда төпләнә. Хәзерге вакыта Америка Виргин утрауларында ислам динен гарәпләр (фәлистыйнлылар, мисырлылар, иорданиялеләр), пакистанлылар, африкалылар һәм АКШның континенталь өлешеннән бирегә күчеп килгән 500ләп мөселман тота.

Ислам оешмасы

үзгәртү

Биредә бердәнбер ислам оешмасы – «Нур Әһлүс Сөннә мәчете» коммерцияле булмаган бәйсез оешмасы. Кайбер кыенлыкларга карамастан, мөселманнар арасында бердәмлек хисен саклау өчен көрәш алып барыла. Мөселманнар, күбесенчә христианнар яшәгән утрауларда ислам динен тотуда өмет хисе булсын өчен, бергә җыелырга тырышалар [4].

АКШның Виргин утрауларында беренче ислам үзәген төзү 1978 елда Сент-Томас утравында(ингл.) урнашкан башкала Шарлотта-Амалиядә(ингл.) әлеге территориядә беренче мәчеткә – Мөхәммәт мәчетенә (Muhammad Mosque) нигез салынудан башлана. Соңрак мәчетнең исеме Нур мәчете (Masjid Nur Ahl-Us Sunnah) итеп үзгәртелә[5]. Сент-Томас утравында туризмга төп икътисади эшчәнлек сыйфатында зур әһәмият бирелә, шуңа күрә биредә төрле илләрдән турист сыйфатында килгән мөселманнарны кабул итәләр. Нур мәчете җәмгыять әгъзалары өчен дини белем бирү һәм дини бәйрәмнәр-күңел ачу чаралары уздыра [6].

Ислам уку йорты

үзгәртү

1998 елда Санта-Крус утравында(ингл.) беренче ислам уку йорты ― Iqra academy (www.iqravi.org) ачыла[7]. Академия мөселманнарга да, мөселман булмаган балаларга да (шул исәптән кыз балаларга да) белем бирү өчен салынган. Биредә мәктәпкәчә яшьтән (балалар бакчасы) алып уникенче сыйныфка кадәр укучылар дингә нигезләнгән белем ала. 7 акрдан артык мәйданны биләүче кампустан тропик табигатькә һәм Кариб диңгезенә матур күренеш ачыла [8].

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү