.

«Алпамша» эпосына багышланган 1988 елгы СССР почта маркасы

Алпамша (Алыпбатыр, Алпамыш, Алып мәмшән) — «Алпамша» эпосының төп персонажы, татар, башкорт һәм башка төрки халыклар мифологиясендә батыр, «Алып батыр» әкиятенең үзәк персонажы[1]. Идел буе халыклары мифологиясенә кыпчаклар аша IX-XII гасырларда кергән дип уйланыла.[2]

 
Алпамыш батыр, Казакъстан почта маркасы 1998 ел

Үзбәк, каракалпак һәм Казакъ вариантларында «Алып» — коңрат кабиләсе эпосы каһарманы. Каһарман һәм аның сөйгәне, аларның гаиләсе һәм нәсел-ыруы «ун алты буынлы Коңрат кабиләсенә» (ягъни ун алтылы ырудан торган кавемгә) карый. Башында Байбүре, аннары аның улы Алып торган Коңрат кабиләсе, — бу Алпамшаның кан туганлыгы белән бәйле туган ыруы, «Коңрат җәйләүләре» — бу аның сөргендә йөргәндә сагынып искә алган туган җире.[3]

Алпамыш турында иң борынгы хикәятләр атаклы алтай халык чәчәне Н. Улагашев язып алган батырлар турында алтай әкияте «Алып Манаш» («Манаш батыр») аша чагылган. Алып Манаш — пәһлеван батыр; йоклап яткан чагында тау учагын хәтерләтә; сугышка зәңгәр үгезгә атланып чыгучы җир асты дөньясы батыры. Алып Манашның бердәнбер ярдәмчесе — төрле гаҗәп үзгәрешләргә сәләтле һәм искиткеч акылга ия гаҗәп батыр аты.

Казакъ халык риваятләре «Бохара аръягында» яткан, гасырлар дәвамында халыкның ирешелмәслек хыялын гәүдәләндергән Алпамшаның легендар туган иле, Байчын иле (казакъча: «Жидели Байчын») турында сөйли. Изелгән халык массалары, бу әкияти утопияга ышанып куанган һәм бу бәхетле илгә юл табучы халыкчан акыл Асан Кайгы яки Үтәгән батыр кебек иҗтимагый гаделлек эзләүчеләр образын булдырган.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ахметшин Б. Г. Алпамыша. //Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. 672 с. С. 115.
  • Жирмунский В.М. Сказание об Алпамыш и богатырская сказка. М., 1960.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Башкорт халык иҗаты. Ривәятләр, легендалар. Уфа, 1997.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  3. Алпамыш: Узбекский народный эпос. — Пер. Л.М. Пеньковского. Всупит. стат., подготов. текста и прим. Т.М. Мирзаева. — Л.: Советский писатель. — 382 с. (Б-ка поэта. Большая серия).