Алиме Абденанова

Алиме Абденанова (кырымтататарча Alime Abdenanova; 1924-1944) - Бөек Ватан сугышында Диңгез буе Гаскәр штабы бүлегенең резиденты, сәвит күзәтчесе, Кызыл Байрак урдᴎны кавалеры, Россия Федерациясе Каһарманы.

Алиме Абденанова
Туган телдә исем Alime Abdenanova
Туган 4 гыйнвар 1924(1924-01-04)
Кырым, Керич
Үлгән 5 апрель 1944(1944-04-05) (20 яшь)
Кырым, Акмәсҗит
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы ССРБ
Һөнәре хәрби күзәтче, радист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак урдᴎны кавалеры, Россия Федерациясе Каһарманы
Хәрби дәрәҗә солдат[d]

 Алиме Абденанова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1924 елда Керич бистәсендә кырымтатар эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. 1930 елда әнисе үлә. 1940 елдан комсомол оешмасының әгъзасы.

Күзәтчелектә үзгәртү

1943 елда Кызыл Гаскәр Новороссийск һәм Тамань шәһәрләрен азат иткәннән соң, Диңгез буе Гаскәр штабы чигенүче алман гаскәренең тылына тәҗрибәле күзәтчеләрне җибәрү турында карар итә.

Амине күзәтчелек мәктәбенә керә һәм күзәтү-тикшерү эшен, парашүт-десант техникасын өйрәнә.

2 Yктəбердә "Софие" чакыру исеме астында ПО-2 очкычында фашист тылына, әбисе торган Җермаш-Кашик авылына парашүт белән төшеп килә.

Амине дошманнар теникасы һәм гаскәр урнашу урыны турында мәгълүмат җыяр өчен, яшерен төркемне оештыра: Абдуракый Болатов, Хайрулла Мамбеҗанов, Баттал Батталов, Неҗибе Батталова, Сәйфетдин һәм Җәвәт Меннанов, Весфие Аҗибаева. Күзәтү-тикшерү мәгълүматы рация буенча Көньяк-Кавказ фронты күзәтчелек бүлегенә тапшырыла.

Әсирлек һәм үлем үзгәртү

1944 елның февралендә яшерен төркем нацистлар тарафыннан кулга алына һәм Иске-Кырым төрмәсенә җибәрелә. Гуләченко дошман ягына күчә.

1944 елның 9 мартында Агармыш тау итәгендә Абдуракип Болатов, Хайрулла Мамбетҗанов, Сәйфедин һәм Җәват Меннанов атып үтерелә, ә Васфие Аҗибаева азаплардан төрмәдә һәлак була.

Хыянәтчеләр Михельсон, Зуб, Василенко, Круглов һәм Дубогрей ярдәмендә Амине газапларга дучар ителә (тырнак ертылу, кыйнаш). Соңрак Амине Акмәсҗит төрмәсенә җибәрелә.

Акмәсҗит шәһәрен Кызыл Гаскәр тарафыннан азат итү бер атна алдыннан, 1944 елның 5 апрелендә 20 яшьлек Амине Симферополь чигендә атып үтерелә. Күмелү урыны әлегә дә билгесез.

Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, аны "саткан" кешенең исеме – Стасә Гуләченко булган, аның сугыштан соң да исән-сау күп еллар яшәгәне мәгълүм. ("Труд" газеты, 10 март, 1959 ел) [1].

Истәлек үзгәртү

"Каһарманлыгы өчен Алиме Абденнанова үлеменнән соң Кызыл Байрак урдᴎны белән тәкъдирләнгән иде, ләкин кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәч, аның исеме тыелды. Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар 1988 елда Алиме истәлегенә Кырымның Ленин районында бер тыйнак һәйкәл дә куйган иделәр"[1].

Ленино (Җиде Кое) авылында, Акмәсҗит, Кәфә, Керич һәм бүтән Кырым шәһәрләрендә Алиме Абденанова исемендәге урамнар бар.

2014 елның 1 сентәбрендә Россия президенты Путин Алиме Абденановага Россия Федерациясе Каһарманы урдᴎнын бирә (үлгәч).

Әдәбият үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.azatliq.org/content/article/26739329.html