Владимир Путин

Русия сәясәт эшлеклесе, Русия Хөкүмәте рәисе, Русия президенты
(Путин Владимир битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Владимир Владимирович Путин (1952 ел, 7 октябрь, Ленинград) — Россия сәясәт эшлеклесе. 2008 елның 8 маеннан Россия Хөкүмәте рәисе, 2000 елдан 2008 елга кадәр Россиянең икенче президенты. 2012 елда кабаттан президент постын ала (срок 2018 елга кадәр). 2018 елның 18 мартында узган РФ президентын сайлауларда яңа мөддәткә РФ Президенты итеп сайлана (2024 елга кадәр). 2018 елның 7 маеннан вазифада[5].

Владимир Путин
Россия Федерациясе президенты
Вазыйфага керешкән
7 май 2012 ел
Аңа кадәр Дмитрий Медведев
Вазыйфада
7 май 2000 ел – 7 май 2008 ел
(31 декабрь 1999 елда в.б.)
Аңа кадәр Борис Ельцин
Дәвамчысы Дмитрий Медведев
Россия Федерациясене Хөкүмәте җитәкчесе
Вазыйфада
8 май 2008 – 7 май 2012
Аңа кадәр Виктор Зубков[1]
Дәвамчысы Виктор Зубков (и. о.)
Дмитрий Медведев
Вазыйфада
16 август 1999 – 7 май 2000
(1999 елның 9 августыннан в. б.)
Аңа кадәр Сергей Степашин
Дәвамчысы Михаил Касьянов
Россия Федерациясенең иминлек Шурасы секретаре
Вазыйфада
29 март – 9 август 1999
Аңа кадәр Николай Бордюжа
Дәвамчысы Сергей Иванов
Дәүләт берлегенең министрлар Шурасы җитәкчесе
Вазыйфада
27 май 2008 – 18 июль 2012
Аңа кадәр Виктор Зубков
Дәвамчысы Дмитрий Медведев
Россия ФСБ директоры
Вазыйфада
25 июль 1998 – 9 август 1999
Аңа кадәр Николай Ковалёв
Дәвамчысы Николай Патрушев
«Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе
Вазыйфада
7 май 2008 – 26 май 2012
Аңа кадәр Борис Грызлов
Дәвамчысы Дмитрий Медведев
Шәхси мәгълүмат
Туган 7 октябрь 1952(1952-10-07) (72 яшь)
Ленинград, РСФСР, СССР
Милләт рус
Сәяси фирка 1991 елның августына кадәр КПСС әгъзасы, 1995 елда «Наш дом — Россия» өлкә бүлегендә эшли, 2008 елдан 2012 елга кадәр «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе.
Җефет Лүдмила Путина[d][2]
Әни Мария Иван кызы Шеломова
Әти Владимир Спиридон улы Путин
Белем А. А. Жданова исемендәге Ленинград дәүләт университеты
Сугышлар/бәрелешләр Икенче чечен сугышы, Война в Грузии[d], Русиянең Сүрия ватандашлар сугышына интервенциясе, Операция ОДКБ в Казахстане[d] һәм Российско-украинская война[d][3]

Биография

Валадимир Путин 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып туа.

1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый; укып бетергәннән соң, распределение буенча ССРБ Дәүләт иминлеге комитетына җибәрелә. 19851990 елларда Дрезденда (Алман Демократик Республикасы) эшләгән.

1990 елда ул ССРБга кайта, Ленинград дәүләт университеты проректорының халыкара мәсьәләләре буенча ярдәмче булып эшли.

19911994 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе, берүк вакытта 19921999 елларда мэр урынбасары, 1994—1996 елларда Санкт-Петербург хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.

19971998 елларда Россия президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы – Администрация җитәкчесе урынбасары.

19981999 елларда Россия Федераль иминлек шурасы сәркатибе, 1999 елның августыннан Россия хөкүмәте рәисе.

1999 елның 31 декабреннән Россия президенты вазифаларын үтәүче, 2000 елның мартыннан — Россия президенты, 2004 елда икенче срогына сайланылган.

20082012 елларда — Россия хөкүмәте рәисе.

2012, 2018 елларда кабат Россия президенты булып сайланган.

Керем һәм милек

2018 елның 18 мартына РФ Үзәк сайлау комиссиясе РФ президентлыгына кандидатның керемнәре һәм милке турында мәгълүмат бирде[6]: [1] 2018 елның 9 февраль көнендә архивланган.

Сайлауларга кадәр булган 6 ел эчендә керем чыганаклары һәм гомуми суммасы:
хезмәт хакы, РФ президенты администрациясе, банкларга салган кертемнәрдән килгән керем, хәрби пенсия – 38 528 817 сум.

Күчемсез милек:
фатирлар: 1 квартира – 77 кв. м, Санкт-Петербург;
гаражлар: 1 гараж – 18 кв. м, Санкт-Петербург.

Транспорт чаралары: 3 җиңел автомобиль – ГАЗ 21М, 1960 елгы,
ГАЗ – 21М, 1965 елгы, ВАЗ-2121 Нива, 2009 елгы, «Скиф» автомобиль прицебы, 1987 елгы.

Банклардагы хисаплардагы акча:
13 счетта – 13 824 389,84 сум.

Акцияләр һәм коммерцияле оешмаларда башкача катнашу:
ПАО «Банк Санкт-Петербург» – 230 акция.

Милек сыйфатындагы бурычлары: квартира – 153,7 кв. м, Мәскәү (сроксыз файдалануда, Мәскәү шәһәре хөкүмәте боерыгы), гараж урыны – 18 кв. м, Санкт-Петербург (ВОАда әгъзалык).

Эшчәнлеге бәяләре

Галерея

Чыганаклар

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз