Алексей Улюкаев
Алексей Валентин (Вәли)[1] улы Улюкаев (23 март 1956, Мәскәү) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры (2013—2016)[2].
Алексей Улюкаев | |
---|---|
Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры | |
Вазыйфада 24 июнь 2013 – 15 ноябрь 2016 | |
Президент | Владимир Путин |
Аңа кадәр | Андрей Белоусов |
Туган | 23 март 1956 (68 яшь) Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
Ватандашлык | ССРБ→ Россия Федерациясе |
Балалар | ике ул һәм кыз |
Белем | Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүАлексей Улюкаевның нәсел тамырлары Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан. Атасы — Вәли Хөсәен улы Улюкаев, икътисад фәннәре кандидаты.
1979 елда Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.
1982 елда шул ук университетның аспирантурасын тәмамалый һәм икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.
Pierre-Mendes France университетының (Гренобль) икътисад докторы дәрәҗәсенә ия.
1982—1988 елларда — ассистент, Мәскәү инженер-төзелеш институтының доценты.
1988—1991 елларда — киңәшче, «Коммунист» журналыны мөхәрририятнең бүлек мөдире.
1991 елда — «Мәскәү яңалыклары» гәҗитендә сәяси күзәтүчесе.
1991—1992 елларда — РФ Хөкүмәтенең икътисад киңәшчесе.
1992—1993 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисе киңәшчеләр төркеме җитәкчесе.
1993—1994 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе.
1994—1996 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.
1996—1998 елларда — Мәскәү Думасының депутаты.
1998—2000 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.
2000—2004 елларда — РФ Финанс министрның беренче урынбасары.
2004—2013 елларда — Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе беренче урынбасары.
2013 елның 24 июненнән — Россия Федерациясе икътисади үсеш министры.
2016 елның 14 ноябрендә Улюкаев Башнефтьне сатканда Роснефть ширкәтеннән 2 миллион долларлык ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган (Башнефть турында җинаять эше). Икенче көнне, Россия президенты Владимир Путин фәрманы белән «ышаныч югалту сәбәпле» эштән алынган.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://tatarskoecelo.ucoz.ru/publ/slavnye_imena_starokulatkinskogo_rajona/1-1-0-6
- ↑ Алексей Улюкаев назначен Министром экономического развития. Официальный сайт президента Российской Федерации (2013-06-24). әлеге чыганактан 2013-06-29 архивланды. 2013-06-24 тикшерелгән.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-10-11, retrieved 2016-11-15