Алексей Зацепинйөзү буенча Татарстанда беренче халыкара класслы спорт остасы.

Алексей Зацепин
Туган 5 май 1984(1984-05-05) (39 яшь)
Чаллы
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре спортчы

Тормыш юлы үзгәртү

1984 елның 5 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Басин Игорь Анатолиевич.

Спорт карьерасы үзгәртү

2004 елда Афиннарда (Греция) узган XXVIII Олимпия уеннарында катнаша һәм 4x200 ирекле стильле эстафетада 11 урын, ә 200 м комплекслы йөзүдә 29 урын ала.

2002 елда Юниорлар арасындагы Европа чемпионатында (Австрия) 4x200 м и/с эстафетада катнашып алтын, 4x100 и/с эстафетада — көмеш, 200 м комплекслы йөзүдә — көмеш медальләргә лаеклы була.

2002 ел Дөнья чемпионатында (Мәскәү) 100 м комплекслы йөзүдә 18 урын ала. Шул ук елда кыска суда (25 м бассейн) узган Дөнья чемпионатында (Риза, Алмания) 100 м комплекслы йөзүдә 10 урын, 4x200 м и/с эстафетада 4 урын.

2003 елгы кыска суда узган Дөнья чемпионатында (Дублин, Ирландия) комплекслы йөзүдә 100 м бишенче, ә 200 м тугызынчы була. 2004 ел Дөнья чемпионатында (Индианаполис, АКШ) 4x100 м и/с эстафетада 6 урын, ә 4x200 м и/с эстафетада 4 урын ала.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү