Александр Петров (1837)

Александр Васильевич Петров (18371885 ел, Казан) ― рус патологоанатомы, профессор, Казан университетының патология анатомиясе кафедрасы мөдире[1].

Александр Петров
Туган 1837(1837)
Үлгән 1885(1885)
Казан
Әлма-матер Казан университеты
Гыйльми исем: профессор

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Петров 1837 елда туган. 1859 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шуннан соң Якутск өлкәсендә табиб булып эшли.

Алманиядә күренекле алман табибы һәм галим Рудольф Вирховта патологик анатомия буенча специализация уза.

1865 елдан Казан университетында профессор буларак патология анатомиясен укыта. Авыл участок табибын әзерләү программалары реформасын үткәргән.

Гигиена укытуны яхшыртуда, медицина географиясе һәм статистикасы курсын кертүдә катнаша. Александр Петровның укучылары арасында И. И. Молессон, Н. И. Тезяков, Е. А. Осипов бар.

1870 елда Казан табиблар җәмгыяте рәисе була, Казан губернасының санитар торышын өйрәнә. «Иҗтимагый медицина журналы» программасын эшләгән, анда авыруларны кисәтү табиб эшчәнлегенең төп бурычы дип игълан ителгән, әмма Россия империясенең Эчке эшләр министрлыгы әлеге журналны бастыруга рөхсәт бирмәгән.

1885 елда Казанда вафат була.

Иншалар үзгәртү

  • К учению об уремии, дисс., Казан, 1862
  • О задачах и направлении Общества врачей при Императорском Казанском Университете, Дневник Казанск, об-ва врачей, с. 28, 1873, с. 23, 1874, с. 455, 1881
  • О принятии мер к охранению здоровья городского населения в Казани, там же, с. 468, 1873 (совм, с Соколовским Н.)
  • О необходимости новой организации городской медицины в Казани, там же, с. 336, 1883.

Әдәбият үзгәртү

  • Змеев Л. Русские врачи-писатели, в. 1, с. 50, Спб., 1887
  • Любимов Н. М., А. В. Петров, как председатель общества казанских врачей, Дневник Казанск, об-ва врачей, с. 281, 1885
  • Магазаник Г. Л. Выдающийся деятель общественной медицины Александр Васильевич Петров (1837—1885), Сов. здравоохр., № 2, с. 58, 1960, библиогр.
  • Страшун И. Забытая глава, Социальная гигиена, № 2, с. 16, 1929
  • Фирсов Н. Пионер социальной медицины в Казани, там же, с. 43, 1928.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ПЕТРОВ Александр Васильевич, archived from the original on 2021-10-11, retrieved 2022-01-30 

Сылтамалар үзгәртү