Александр Кудашев (1872)

авиаконструктор - инженер

Александр Кудашев, Александр Сергей улы Кудашев (рус. Александр Сергеевич Кудашев; 1872 елның 28 гыйнвары, Россия империясе, Санкт-Петербург1917 ел, билгесез) ― кенәз, рус авиаконструкторы, Киев политехника институты профессоры. Россиядә беренче очкыч төзүчеләрдән.

Александр Кудашев
Туган телдә исем Александр Сергеевич Кудашев
Туган 28 гыйнвар 1872(1872-01-28)
РИ, Санкт-Петербург
Үлгән 1917(1917)
билгесез
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
Әлма-матер Петербург дәүләт тимер юллар университеты[d]
Һөнәре авиатор, конструктор
Эш бирүче Киев политехника институты[d] һәм Русско-Балтийский вагонный завод[d]
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1872 елның 28 гыйнварында Санкт-Петербургта туган. XVIII гасырда Екатерина II тарафыннан бүләккә Кудашево авылын алган борынгы кенәз Кудашевлар нәселеннән.

Беренче Санкт-Петербург классик гимназиясен тәмамлаган (1890). 1895 елда Петербург элемтә юллары инженерлары корпусы институтын тәмамлаганнан соң, ТифлисКарс (хәзерге Төркия) тимер юлы төзелешендә эшли. Кура елгасы аша күпер сала.

1897 елдан Киевта яши, Көньяк-Көнбатыш тимер юлында яңа эшләр инженеры булып эшли. 1898 елдан элемтә юлларының Киев округында «Днепровский 4-й» җир казу кәрваны җитәкчесе. Бер үк вакытта А. С. Кудашев Киев Изге Владимир Император университеты (хәзер Тарас Шевченко исемендәге Киев Милли университеты) лабораторияләрендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

1899―1901 һәм 1906―1911 елларда ― Император Александр II Киев Политехник институтының төзелеш сәнгате кафедрасы буенча экстраординар профессоры вазыйфаларын башкаручы һәм укытучы. «К вопросу про сопротивление железобетонных брусьев» фәнни эше авторы.

Киев һавада очу җәмгыяте (КОВ) хакыйкый әгъзасы һәм КОВ фәнни-техник һәм спорт комитетлары әгъзасы.

 
Кенәз А. С. Кудашев үзенең беренче очкычының пилот креслосында. Киев, Сырецкий ипподромы, 1910 ел, 23 май.

1910 елда бензин двигателе белән үзе уйлап тапкан конструкциядәге беренче очкычны төзегән. А. С. Кудашев очкычы 35 ат көче булган «Анзани» двигателе һәм тарта торган һава винты булган ферма бипланыннан гыйбарәт булган. Койрык элементларыннан тыш, анда ул елларда бик популяр чишелеш саналган биеклекнең алгы руле була. Тулаем алганда, аппарат рус инженерының оригиналь конструкциясе булган. «Киевлянин (24.05.1910) газетасы язган:

«Кичә, 1910 елның 23 маенда[1] (яңа стиль буенча, 5 июньдә), Сырецк ипподромында Россиядә төзелгән аэропланда рус авиаторының беренче очышы булды. Рус очу машинасында беренче очыш даны инженер кенәз А. С. Кудашевка...»

Очыш вакытында очкыч турыдан 70 метр үтә. Кайбер мәгълүматлар буенча, Кудашев үзенең беренче аэропланында нибары 4 очыш ясый алган. Соңгысын башкарганда аппарат коймага килеп бәрелә һәм ватыла.

А. С. Кудашев очышыннан соң тагын ике очыш була: 24 майда (6 июньдә) Петербург янындагы Гатчинада В. Ф. Булгаков Я. М. Гаккель[d] конструкциясендәге «Гаккель-III»[2]» бипланында оча һәм 3 июньдә (16 июньдә) Киевта И. И. Сикорский «2нче БИС»та очыш ясый.

1910 елның көзендә кенәз «Кудашев-2» очкычын төзеп бетерә. Бу шулай ук ферма бипланы була, анда алгы биеклек руле булмаган гадәти горизонталь канатлы, 50 ат көче булган Omega Гном двигателе кулланыла. Аэропланның озынлыгы 8,75 м, канатларының мәйданы 41 м2, массасы 300 кг чамасы. Аның аерым үзенчәлеге булып шасси конструкциясе тора. Терәкләр сыйфатында корычагач дугалары кулланылган, аларның бөгелешләренә резин амортизаторларда тәгәрмәчле үтәли күчәр беркетелгән[3].

1910―1911 елларның кышына кенәз җиңеллеге, гадилеге һәм арзанлыгы белән аерылып торган беренче «Кудашев-3» монопланын төзи.

1911 елда А. С. Кудашев Ригадагы Рус-Балтика вагон заводының (РБВЗ) авиация остаханәсенә эшкә чакырыла, аның төп бурычы «Соммер» тибындагы бипланнар чыгаруны җайга салу була. 1911 елда Хәрби ведомство заказы буенча РБВЗда шундый 7 машина төзелә.

РБВЗда дүртенче «Кудашев-4» (РБВЗ-1) очкычын төзегән, аны 1911 елның 2 апрелендә һавага күтәргән. Ун көннән соң «Кудашев-4» башкаланың Михайлов манежында ачылган, Россиядә беренче халыкара һавада очу күргәзмәсендә күрсәтелгән. 28 апрельдә очкыч Император Рус техник җәмгыятенең Зур көмеш медален ала.

Санкт-Петербургта II халыкара авиация атнасын үткәргәндә (1911 елның 14-22 маенда) кенәз Кудашев үзенең монопланында башка 11 авиатор белән бергә авиация ярышларында катнаша. Уңышсыз җиргә төшү вакытында каты имгәнүләр ала. Очкыч тиз арада ремонтлана, һәм анда очарга авиатор М. Ф. Сципио дель Кампо[d] теләк белдергән. Ләкин ул да идарә итә алмый, очкычны җиргә тупас утырта, аппаратны аудара һәм аны тәмам җимерә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, РБВЗдан киткәч, 1914 елда А. С. Кудашев конструкторлык эшчәнлеген калдыра һәм, Франциягә күчеп, политехник мәктәптә укытучы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, үз теләге белән фронтка китә, сугышта катнаша һәм 1917 елда һәлак була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Хәзерге тикшеренүчеләр нәкъ менә 23 майны Ватан авиациясенең туган көне дип санарга тәкъдим итә.
  2. Гаккель III. www.airwar.ru. 2020-04-26 тикшерелгән.
  3. Шассиның мондый схемасы алга таба гадәтигә әйләнә, аны шунда ук французлар үзләштерә, «Депердюссен» очкычларында кулланалар

Әдәбият

үзгәртү
  • Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 440-441нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6
  • Шавров В. Б. История конструкций самолетов в СССР до 1938 г.
  • Карамаш Сергій, Татарчук Віталій. Піонер-літакобудівник князь Олександр Кудашев. — Київ: Компанія «Медіа Майстер», 2010. — 72 с. з іл. — ISBN 978-966-96254-9-6

Сылтамалар

үзгәртү