Александр Вишневский (1874)
Александр Вишневский (рус. Александр Васильевич Вишневский, 23 август (4 сентябрь) 1874, Түбән Чирйорт[d], Тимерхан-Шура бүлгесе[d], Дагстан өлкәсе, Россия империясе — 13 ноябрь 1948[1] (74 яшь), Мәскәү, СССР[1]) — РИ һәм СССР хәрби җәррахы, СССР медицина фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (1947), Сталин премиясе лауреаты (1942). Казан һәм Мәскәү хирурглары фәнни мәктәпләренә нигез салучы.
Александр Вишневский | |
---|---|
Туган | 23 август (4 сентябрь) 1874 Түбән Чирйорт[d], Тимерхан-Шура бүлгесе[d], Дагстан өлкәсе, Россия империясе |
Үлгән | 13 ноябрь 1948[1] (74 яшь) Мәскәү, СССР[1] |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Яшәгән урын | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | медицинский факультет Императорского Казанского университета[d] |
Һөнәре | табиб, хирург |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1899 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шунда ук анатомия һәм оператив хирургия кафедрасында прозектор булып эшли, 1912 елдан гомуми хирургия кафедрасы профессоры һәм мөдире, 1914 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире. 1935-1947 елларда Бөтенсоюз эксперименталь медицина институты һәм Үзәк ГИДУВның (Мәскәү) хирургия клиникалары мөдире. 1947-48 дә СССР МФАнең Хирургия фәнни-тикшеренү институты директоры.
Эшчәнлеге
үзгәртүКазанда Ливерий Даркшевичның нерв авырулары клиникасы, соңрак Шамов хастаханәсе каршында операция бүлмәләре оештыра. Вишневский күкрәк куышлыгы хирургиясе, нейрохирургия, сугыш яралары, зарарлану һәм үлекләү процесслары хирургиясенә кагылышлы эксперименталь-физиологик тикшеренүләр һәм клиник эшләр алып бара, ялкынсыну процессында нерв трофикасының роле турында концепция эшли, ялкынсыну процессларын, үлекле яраларны, җәрәхәт шокларын дәвалауның яңа ысулларын (новокаин блогы, ваго-симпатик блок, майлы-бәлзәмле бәйләвеч, Вишневский мае) гамәлгә кертә. Операцияләр вакытында күчмә инфильтрат ысулы белән авыртуны басу ысулын тәкъдим итә (1930), бу - фәнни клиник хирургиянең анестезиология бүлегенә зур этәргеч бирә (Новокаин блокадасы). Вишневскийның майлы-бәлзәмле бәйләвеч ысулы яраларны дәвалауда уңышлы кулланыла. Новокаин белән бәлзәмле бәйләвечне бергә кушып куллану - ялкынсыну процессларын дәвалауда яңа ысул, бу ысул Бөек Ватан сугышы елларында авыртуны басу һәм яраларны дәвалауда киң кулланыла.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүАвыртуны туктату ысулын эшләгән өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1942). Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Хәтер
үзгәртүКазан медицина университеты клиникасына (1936) (клиника бинасы алдына А.В.Вишневскийга һәйкәл-бюст куела) һәм СССР МФАнең хирургия институтына (1948) аның исеме бирелә. Түбән Чирйорт авылында Вишневскийның музей-йорты эшли.[3]
Чыганаклар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Вишневский Александр Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ. — Перов ташбасмаханәсе: 1910.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-01, retrieved 2019-06-05