Нерв авырулары, гасаб авыруларынерв системасы авырулары. Үзәк һәм периферик нерв системасының берәр сәбәпкә күрә гомуми яки өлешчә бозылу нәтиҗәсендә нәиҗәсендә килеп чыга. Нерв авырулары органик һәм функциональ була. Органик нерв авырулары сәбәпле үзәк һәм периферик нерв системасының анатомик структур үзгәрешләре ята. Моңа инфекцион авырулар, интоксикация, зарарланулар, шешләр, тамыр авырулары һ. б. сәбәп була. Баш яки арка минең төрле өлешләре зарарлануы белән узучы органик нерв авыруларыда периферик нерв системасида фалиҗ (паралич), көзән җыеру, гиперкинезлар, рефлекслар бозылуы, сизүчәнлек һ. б. сизүләрнең бозылышы. Функциональ нерв авыруларында нерв системасында сизелерлек анатомик үзгершләр булмый; бирегә неврозлар керә. Нерв системасының нәселдән килгән авырулары (миопатия, миотония һ.б.) аерым төркемне тәшкил итәләр. Нерв авыруларны неврология вә невропатология фәне өйрәнә. Нерв авыруларыннан неврозлар, инсульт, энцефалит, менингит, полиомиелит, неврит, радикулит, эпилепсия һәм башкалар очрыйлар.