Ак мәчет «Зәйнәб»

2024 елда төзелгән Лаеш җәмигъ мәчете (Татарстан, Россия)

Ак мәчет «Зәйнәб» (рус. Ак мечеть «Зайнаб») ― Татарстан Республикасы Лаеш районы үзәге Лаеш шәһәрендә 2024 елның 26 февралендә ачылган җәмигъ мәчете. Лаеш шәһәрендә икенче мәчет. ТР МДН Лаеш районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Ак мәчет
«Зәйнәб»
Ил Россия
шәһәр Татарстан, Лаеш, Горький ур., 34б
Дин Ислам
Мәхәллә Лаеш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2019
Төзелеш еллары 20192024 еллар
Төп даталар:
2019 (төзелеш башлану)
2024 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Бина төзелеше 2019 елдан меценатлар, хәйриячеләр ярдәме белән бертуктаусыз алып барылган. Үзләреннән зур өлеш кертүчеләр арасында ― Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Нәфис» Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе, «Казан май комбинаты» АҖ генераль директорының чимал сатып алу буенча киңәшчесе Михаил Сыровацкий. Мәчеткә Ирек Богуславский һәм Михаил Сыровацкийның әнисе хөрмәтенә «Зәйнәб» дип исем бирелгән[1]. Мәчетне төзүдә Татарстанның күп кенә кешеләре һәм оешмалары, мөселманнар да, православие динендәгеләр дә катнашкан.

2024 елның 26 февралендә ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Камил Сәмигуллин, Әсгать Сәфәров, Марат Әхмәтов, Илсур Метшин, Камил Исхаков, Рифкать Миңнеханов һ.б. вазыйфаи затлар катнашкан[2].

Урыны үзгәртү

Мәчет шәһәр үзәгендә Троица соборы (1906) янында урнашкан.

Бина үзгәртү

Бина өч катлы, ике манаралы. Җәмигъ мәчете монолит һәм кирпечтән, сыйфатлы материаллардан төзелгән. Бинаның фасады тәрәзә уемнарында мозаика бизәкләре элементлары булган мәрмәр һәм декоратив штукатурка белән бизәлгән. Мәчетнең зурлыгы 28,5гә 15 метр, биеклеге – манараны исәпкә алып, 35,63 метрны тәшкил итә[3]. Бинаның гомуми мәйданы – 1 054,6 квадрат метр, шул ук вакытта төзелеш 594,1 квадрат метр мәйданны били. Мәчетнең сыйдырышлыгы 400 кешегә исәпләнгән. Бинаның өске катында мәхәллә халкы һәм туристлар өчен каралган күзәтү мәйданчыгы бар[1].

Мәчет эчендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар бар, шулай ук хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге каралган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган: коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар өчен автоматик күтәргеч һәм лифт бар. Цоколь катында никах һәм тантаналар залы, барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган кухня урын алган. Бинаның икенче катында өч уку классы, мөгаллимнәр бүлмәсе һәм имам бүлмәсе булган мәдрәсә урнашкан[1].

Имам-хатыйб үзгәртү

Мәчетнең имам-хатыйбы итеп Алмаз хәзрәт Мөхлисов билгеләнгән[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү