Айрат Гаскәров

Айрат Гаскәров, Айрат Рәфыйк улы Гаскәров (рус. Айрат Рафикович Гаскаров, 1963 елның 5 октябре, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — икътисадчы, банкир, 2002-2010 елларда БР премьер-министрының беренче урынбасары – БР финанс министры, 2010-2011 елларда РФ Федераль җыенының Федерация шурасы әгъзасы, 2016 елдан РФ финанс министры ярдәмчесе. Икътисад фәннәре кандидаты (2007). БР атказанган икътисадчысы.

Айрат Гаскәров
Туган телдә исем Айрат Рәфыйк улы Гаскәров
Туган 5 октябрь 1963(1963-10-05) (60 яшь)
БАССР, Чишмә районы , Чишмә
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре банкир, икътисадчы

 Айрат Гаскәров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1963 елның 5 октябрендә Башкортстан АССР Чишмә районы үзәге Чишмә бистәсендә туган. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Бөтенсоюз читтән торып укулы финанс-икътисад институтының финанслар һәм кредит бүлеген (1989), РФ фәннәр академиясенең икътисад институтын тәмамлаган, шул ук институтта 2007 елда «Целевые программы как инструмент обеспечения финансово-экономической устойчивости субъекта Российской Федерации» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2]. 1981-1983 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
Айрат Гаскәров
  • БР атказанган икътисадчысы

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү