Аитзәк Аитов

татар шагыйре

Аитзәк Аитовтатар шагыйре.

Аитзәк Аитов
Туган 1908(1908)
Сарытау өлкәсенең Дергачи районы Алтата авылы
Үлгән 23 октябрь 1941(1941-10-23)
Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре шагыйрь

Тормыш юлы

үзгәртү

Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Сарытау өлкәсенең Дергачи районы Алтата авылында туа. Кечкенәдән әтисез калып, җиде яшеннән үз көнен үзе күрә башлый — көтү көтә, ялчылыкта йөри. Октябрь революциясеннән соң авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла. 1928 елда район комсомол комитеты А.Аитовны Мәскәүгә кыска сроклы курсларга укырга җибәрә. Укып кайтканнан соң, ул туган төбәгендә төрле җаваплы урыннарда эшли, утызынчы еллар башында берникадәр вакыт авыл советы председателе булып та тора.

Илне индустрияләштеру чорында А.Аитов — Донбасста, шахтер хезмәтендә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар һәм мәкаләләр яза. Аларнын күбесе 19301937 елларда Донбасста (ул чакта Сталино шәһәрендә) татар шахтерлары өчен чыгып килгән «Пролетар» газетасында дөнья күргән.

Сугышның беренче көннәреннән үк Аитзәк Аитов фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

А.Аитовның зур булмаган шигъри иҗатында шул чор өчен характерлы темалар — авылны коллективлаштыру, илне саклау, комсомол яшһләр тормышы темалары яктыртыла. Шагыйрь иҗатыннан аерым урнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкта урын алган.

"Сакта"

"Чаңгыда"

Мәңгеләштерү

үзгәртү

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы буларак, Аитзәк Аитовның исеме Татарстан Язучылар берлеге бинасына куелган мемориаль тактага язылды.