Азат итүче гаскәри
Азат итүче гаскәри - Берлиндагы Трептов паркында урнашкан һәйкәл.
Монумент | |
Азат итүче гаскәри
| |
Шәһәр | Берлин |
Лаихә авторы | Е. В. Вучетич (сынчы), Я. Б. Белопольский (архитектор) |
Төзелеш датасы | 1949 ел |
[[:commons:Category: Soviet War Memorial (Treptower Park) Викиҗыентыкта|Азат итүче гаскәри]] Викиҗыентыкта |
Берлиндагы өч Совет хәрби мемориалынның берсе (тагын Совет хәрби мемориалы (Панков) һәм Һәлак булган совет гаскәриләренә һәйкәл (Тиргартен) бар).
Мемориалда 7000 чамалап совет гаскәрие күмелгән. Берлин өчен сугышта 75000 совет хәрбие һәлак булган.
Сынчы - Е.В. Вучетич, архитектор - Я.Б. Белопольский, рәссам - А.В. Горленко.
1949 елның 8 маенда ачылган. Биеклеге 12 м. Авырлыгы 70 тонна.
Азат итүче гаскәри - совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе һәм фашизмнан Аурупаны азат итүнең символы булып тора.
Сын
үзгәртүҺәйкәлнең үзәгендә совет гаскәрие свастика ватыклары өстендә тора, гаскәри бер кулында иелгән кылыч тота, икенче кулында ул коткарган алман кызын тота.
Һәйкәлнең прототибы - Берлин өчен сугышта 1945 елның апрелендә алман кызын коткарган совет гаскарие Николай Маслов булган.
Һәйкәлнең эскизында гаскәри автомат тоткан, ләкин Сталин тәкъдиме буенча автомат кылыч белән алыштырылган.
Сылтамалар
үзгәртү- Трептов-парк Мемориал воинам-освободителям в Трептов-парке. Репортаж Deutsche Welle
- Монумент из космоса (Общий вид) (Google Maps)
- Монумент из космоса (Максимальное увеличение) (Google Maps)