Азат Ягъфәров

РФ Дәүләт думасы депутаты

Азат Фердинанд улы Ягъфәров (1961 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Азнакай районы, Сарлы) ― Россия сәяси эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары; 2021 елда бер мандатлы округ буенча VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты (Татарстанның Әлмәт округыннан депутаты).

Азат Ягъфәров
Туган телдә исем Азат Фердинанд улы Ягъфәров
Туган 9 апрель 1961(1961-04-09) (62 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР Азнакай районы, Сарлы
Һөнәре икътисадчы, сәясәтче

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1985 -1987 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге икътисадчысы.
  • 1987 - 1988 еллар - «Актүбәнефть» НГТИнең планлы-икътисадый бүлеге башлыгы урынбасары.
  • 1988 - 1991 еллар И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институты аспирантурасында уку еллары.
  • 1990 - 1992 еллар - «Татнефть» ҖБнең тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге әйдәүче инженеры.
  • 1992 - 1999 еллар - Мәскәүдәге вәкиллек бүлеге, «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы башлыгы.
  • 1999 - 2003 еллар - «Татнефть» берләшмәсенең тышкы икътисадый фирмасы директоры урынбасары.
  • 2003 - 2004 еллар - «Татнефть» ААҖ генераль директорының норматив-хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары.
  • 2004 - 2021 еллар - «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - Мәскәүдәге вәкиллек директоры.
  • 2021 елдан - сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты.

Бүләкләр үзгәртү

РФ һәм ТР атказанган икътисадчысы. ТР, РФ Энергетика министрлыгы мактау грамоталары, ТР Президенты, Министрлар Кабинеты рәхмәтләре белән бүләкләнә.

Чыганаклар үзгәртү

tatcenter

Искәрмәләр үзгәртү