Абдусалам Гусейнов

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Абдусалам Габделкәрим улы Гусейнов (1939 елның 8 марты, Алкадар, Дагстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия галим-философы, этика буенча белгеч. РФА академигы (2003), философия фәннәре докторы (1977), М. В. Ломоносов исемендәге МДУ профессоры (1982), МДУ этика кафедрасы мөдире (1996 елдан). 2006 елдан 2015 елга кадәр — РФА философия институты директоры.

Абдусалам Гусейнов
Туган телдә исем лезг. Гьуьсейнов Абдусалам Абдулкериман хва
Туган 8 март 1939(1939-03-08) (85 яшь)
Алкадар[d], Сулейман-Стальский район[d], Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче, итик, университет профессоры
Эш бирүче РФА Фәлсәфә институты[d], Мәскәү дәүләт университеты һәм Рәсәй фәннәр әкәдимиясе[1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d] (1977)
Гыйльми исем: профессор[d]

 Абдусалам Гусейнов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Милләте буенча — лезгин. Дагстан АССРның Касумент районы Алкадар авылында туа. Әтисе — Гусейнов Габделкәрим (1884—1979) — башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, әнисе — Рабият (1900—1997).

1946—1956 елларда Эзбербашта ун еллык урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый. 1956 елда М. В. Ломоносов исемендәге МДУның философия факультетына укырга керә. Университетны 1961 елда «фәлсәфә һәм марксизм-ленинизм нигезләре укытучысы» квалификациясе белән тәмамлый. Профессор Валентин Асмус, Теодор Ойзерман (фәлсәфә тарихы), Дмитрий Чесноковта (тарихи материализм) белем ала.

1961—1964 елларда МДУ философия факультетының этика кафедрасы буенча аспирантурасында укый, 1965—1970 елларда — гуманитар факультетларның фәлсәфә кафедрасы укытучысы, журналистика факультетында диалектик һәм тарихи материализм укыткан[2]. Фәлсәфә фәннәре кандидаты (1964). 1964 елдан СБКФ әгъзасы.

1970 елның көзеннән 1971 елның җәенә кадәр Гумбольдт исемендәге Берлин университетында 10 айлык фәнни стажировка уза. 1970—1987 елларда — МДУ философия факультетының этика кафедрасы укытучысы.

1987 елдан Россия Фәннәр Академиясенең (1991 елга кадәр — ССРБ ФА) фәлсәфә институтында эшли: этика секторы (лабораториясе) мөдире (1987—1994), социаль философия һәм фәлсәфә антропологиясе бүлеге мөдире (1991—1994), институт директоры урынбасары (1994—2005). 2006 елда директор итеп сайлана. 2015 елның декабрендә директор вазыйфасыннан китә[3].

1996 елдан бүгенге көнгә кадәр — МДУ философия факультетының этика кафедрасы мөдире (бу вазыйфада Юрий Смоленцевны алыштырган).

Чакырылган профессор сыйфатында Гумбольдт исемендәге университетта, Карлов (Прага), Новгород, Латвия һәм кайбер башка Аурупа университетларында лекцияләр укыган.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

1964 елда Мәскәү дәүләт университетында фәлсәфә фәннәре докторы, профессор А. Г. Спиркин җитәкчелегендә «әхлакның килеп чыгышы шартлары» темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4]. 1977 елда шунда ук «Әхлакның социаль характеры» темасы буенча фәлсәфә фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый[5]. 1970 елда философия кафедрасында доцент исеме бирелә, 1982 елдан — этика кафедрасы профессоры.

А. А. Гусейнов — «Этик фикер», «Этик фикер китапханәләре» белешмәләре инициаторы һәм җаваплы мөхәррире. Россия фәлсәфә җәмгыяте президиумы әгъзасы, «Россия Фәннәр академиясе хәбәрчесе» (2018 елдан башлап), «Фәлсәфә мәсьәләләре» һәм «Фәлсәфи фәннәр» журналлары редколлегияләре әгъзасы. «Гуманитар һәм социаль фәннәр» фәннәр комплексы буенча Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советының эксперт комиссиясе әгъзасы.

«Толерантлык һәм көчсезлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» Махатма Ганди медален тапшырып, ЮНЕСКО дипломы белән бүләкләнә (1996). Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты (2003). СПбГУПның мактаулы докторы (2008).

Төп эшләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Montenegro A. ORCID Public Data File 2023 — 2023. — doi:10.23640/07243.24204912.V1
  2. Интервью Ольги Зубец с академиком, директором Института философии РАН А. А. Гусейновым
  3. Прощальное письмо коллегам директора А.А. Гусейнова. Институт Философии РАН (2015-12-21). 2015-12-22 тикшерелгән.
  4. Гусейнов, Абдусалам Абдулкеримович. Условия происхождения нравственности: Автореферат дис. на соискание учёной степени кандидата философских наук / Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Философ. фак. Кафедра ист. материализма. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1964. — 14 с.
  5. Гусейнов, Абдусалам Абдулкеримович. Социальная природа нравственности: Автореф. дис. на соиск. учён. степени д-ра филос. наук : (09.00.05) / Мос. гос. ун-т им. М.В. Ломоносова. Филос. фак. — Москва : [б. и.], 1977. — 31 с.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү