Абдулһашим Муталов


Абдулһашим Мутал улы Муталов (үзб. Abdulhoshim Mutalovich Mutalov, Abdulhoşim Mulatoviç Mutalov; 1947 елның 14 феврале, Теляу, Ахангаран районы, Ташкәнт өлкәсе, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — Совет һәм Үзбәкстан сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. Үзбәкстан Республикасының беренче премьер-министры (1992 елның 13 гыйнварыннан 1995 елның 21 декабренә кадәр).

Абдулһашим Муталов
Туган телдә исем үзб. Abdulxoshim Mutalovich Mutalov
Туган 14 февраль 1947(1947-02-14) (77 яшь)
Аһәңгәран туманы[d], Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Үзбәкстан
Әлма-матер МГУПП – Российский биотехнологический университет[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Үзбәкстан халык-демократик фиркасе[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Абдулһашим Муталов 1947 елның 14 февралендә Ташкәнт өлкәсенең Ахангаран районы Теляу бистәсендә туган. 1965 елда Ташкәнтның 2 нче икмәк продуктлары комбинатында пешекче булып эшли башлый. Аннары Совет армиясе сафларына хезмәт итәргә алына. Армиядән соң Бөтенсоюз азык-төлек сәнәгате институтына укырга керә, 1976 елда инженер-технолог белгечлеге буенча диплом ала. Институтны тәмамлагач, кире Ташкәнтка икмәк продуктлары комбинатларына эшкә җибәрелә. 1979 елдан 1986 елга кадәр Ахангаран районының икмәк продуктлары комбинаты директоры булып эшли.

Сәяси карьера үзгәртү

1986—1991 елларда Үзбәкстан ССРның икмәк продуктлары министр урынбасары, ә аннары министры булып эшли. Үзбәкстан Компартиясе Үзәк комитеты әгъзасы булып сайлана. 1991 елда Үзбәкстан Республикасы президенты каршындагы Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары була. Үзбәкстанның бетерелгән һәм тыелган коммунистик партиясенә алмашка килгән Үзбәкстанның Халык-демократик партиясенә керә. Үзбәкстан вице-президенты вазыйфасы бетерелеп һәм аның урынына Үзбәкстан премьер-министры вазыйфасын гамәлгә куйганнан соң, 1992 елның 13 гыйнварында Үзбәкстан Республикасы югары советы сессиясендә бәйсез Үзбәкстан тарихында, Министрлар Кабинетын җитәкләп, беренче премьер-министр итеп сайлана.

1992 елның гыйнварында Ташкәнтның студентлар шәһәрчегендә урын алган студентлар чуалышлары очракларын тикшерү комиссиясе рәисе була. 1995 елның 21 декабрендә премьер-министр вазыйфасыннан азат ителә һәм «Уздонмахсулот» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе була[1]. Аның урынына Уткир Солтанов яңа премьер-министр була[2]. Хәзер пенсиядә[3].

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары бар. Үзбәк теленнән тыш, рус телен белә.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вед. ОМ 1995 г. N 12 ст.300
  2. Газета «Халқ сўзи» / 10-й номер, от 14 января 1992 года, стр. 1.
  3. МУТАЛОВ Абдулхашим Муталович. CentrAsia. 2020-03-22 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү