Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсе

(Äxmät Riza mäçet-mädräsäse битеннән юнәлтелде)

Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсе (каз. Ахмет Риза мешіт-медресесі) — XIX гасырның 50нче елларында Симәй (Семипалатинск) шәһәрендә ачылган мәчет-мәдрәсә. Уку йорты аны нигезләүче Әхмәт Риза исеме белән аталган. Мәдрәсәдә 3 ел казакъ акыны Абай Кунанбай укыган. Хәзер мәчет-мәдрәсә бинасы Абайның әдәби-мемориаль музеена(рус.) кертелгән.

Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1850-еллар1918 ел
Адрес Симәй

Мәчет XIX гасырның 50нче елларында Симәй (Семипалатинск) шәһәрендә ачылган. Мәчетне нигезләүче, беренче имамыШ. Мәрҗани шәкерте, Казандагы Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлап Семипалатинскига килгән Әхмәт Риза. Ул мәчет янында укучылар торып укый торган мәдрәсә ачтыра. Мәдрәсә җәдиди мәдрәсә була, монда Мәрҗани мәдрәсәсендәге уку алымнары кулланыла. Имам Әхмәт Риза өч нигездән («шәригать», «тарих», «мәгърифәт») торган тарихи, фәлсәфи җәмгыять белеме фәнен тирәнтен өйрәтә. Төп дәресләр итеп төрки, гарәп, фарсы телләре һәм Көнчыгыш шигърияте һәм сүз сәнгате закончалыклары, математика, география, табигать белеме укытылган. Әхмәт Риза: «Аллаһы Тәгаләне — фән һәм акыл-уку процессы аша тану кирәк»,- дигән.

Әхмәт Ризадан соң мәдрәсәне имам Камәретдин җитәкли. Әмма тиздән ул Баянавылга күчеп китәргә мәҗбүр була. Совет хакимияте чорында Әхмәт Ризаның мәчет-мәдрәсә йорты склад итеп файдаланыла. Сугыш елларында мәчет бинасы янган, мәдрәсә шәкертләре торган йорт кына сакланып калган. Хәзерге вакытта әлеге йорт элеккеге урыныннан Абай Кунанбаевның әдәби мемориаль музеена күчерелгән[1].

Абай мәдрәсәдә

үзгәртү

18551858 елларда мәдрәсәдә булачак казакъ акыны Абай Кунанбай белем ала. Өч ел эчендә Абай Көнчыгыш фәлсәфәсен, тарихын, телен, шигъриятен тирәнтен өйрәнә. Фарсы телендә шигырьләр язарлык дәрәҗәгә җитә. Абайның әтисе Кунанбайның улын авыл мулласы Габделҗаббардан алып, Әхмәт Риза мәдрәсәсенә китерүе биредә уку-укытуның югары дәрәҗәдә баруына дәлил булып тора. Мәдрәсәдә ныклап өйрәтелгән Суфи Аллаһияр һәм Ш. Мәрҗаниның фәнни-дини өйрәтүләре Абайның дөньяга фәлсәфи карашын формалаштыра.

Мәдрәсә шәкертләренә (шул исәптән Абайга) өстәмә рәвештә рус мәктәбендә дә белем алырга рөхсәт ителгән булган.

 
Абайның әдәби-мемориаль музее. Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсенең манаралы бинасы уңда. Симәй

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү