Әстерхан ханлыгы

(Ästerxan Xanlığı битеннән юнәлтелде)

Әстерхан ханлыгы яки Хаҗитархан ханлыгы (حاجی‌ ترخان خانلغی) — XV гасырда Алтын Урда таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләт.

Әстерхан ханлыгы
حاجی‌ ترخان خانلغی
Хаҗитархан ханлыгы

1459 ел — 1556 ел



Башкала Әстерхан
Тел(ләр) татар, нугай
 -  Шәех Хәйдар
 -  Ямгырчы
 - 1537—39, 1554 — 56 Дәрвиш Гали хан

Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән яңа татар дәүләте хакимнәренең нәселен башлап җибәрә. Ханлыкны 1556 елда рус дәүләте яулап ала.

Татар ханлыклары арасында Әстерхан ханлыгы иң кечкенәсе булган. Ул Иделне түбән агымнда урнашкан һәм төньяктан Терек елгасы, көнчыгыштан Каспий диңгезе, көнбатыштан Кырым ханлыгы, төньяктан Нугай Урдасы белән чиктәш булган. Ханлыкның тышкы сәясәте башта Олы Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган.

Ханлыкта әллә ни күп халык яшәмәгән. Әстерхан татарларының төп шөгыле сәүдә итү һәм балык тоту булган. Чәчү җирләре исә бары тик Иделгә койган Бузан елгасы тирәләрендә генә булу сәбәпле, ашлык җитештерү булмый диярлек. Җирле халык шулай ук күчмә терлекчелек, бакчачылык, сунарчылык белән дә шөгыльләнгән.

Элекке Әстерхан ханлыгы җирләрендә, башка халыклар белән бергә, элекке ханлыкның төп халкы булган Әстерхан татарлары әле дә яши.

Әстерхан шәһәре

үзгәртү

Әстерхан — ханлыкның төп шәһәре булган. Ул Алтын Урда чорында Хаҗитархан исеме йөрткән. Иделнең Каспийга койган урынында утырган Әстерхан шәһәре халыкара сәүдәдә зур бер арадашчы үзәк булып хезмәт иткән һәм «олуг татар базары» буларак дан казанган.

Хаҗитархан иске Хәзәр каһанлыгы башкаласы Итиль калдыклары һәм хәрабәләренә нигезләнә.

Әстерхан ханлыгын Россиягә кушкач Явыз Иван 1558 елда Әстерхан каласын 10 км түбән табарак утрауга күчерергә куша һәм кремльгә охшатып кала-кальга төзетә.

 
Җиңелчә коралланган әстерхан гаскәрие

XV йөзнең урталарында Алтын Урда ханы Әхмәтнең бертуганы Мәхмүт хан Әстерхан каласы тәхетенә утыра һәм үз төбәген бәйсез дәүләт итеп игълан итә.

1467 елда Әстерхан ханлыгы тәхетендә Мәхмүт ханның улы Касыйм хан утырганда калага Венеция илчесе Контарини килә һәм сәүдә эшләре әйбәт баруына һәм урындагы сәүдәгәрләрнең Мәскәү сәүдәгәрләре белән эш иткәннәренә игътибар итә.

1481 елда Ибак хан Нугай татарлары белән Сарайга юңәлә. Алтын Урда ханы Әхмәд хан качырга мәҗбур була. Ибак хан Тыннык суларына кәдәр куып бара. Азав кырына җиткәч Әхмәд хан гәскәрен тарата һәм үлемгә тиң хата ясый. Йоклаган Әхмәд ханны Ибак хан кулы белән буып үтерә.[1] Әхмәд ханның малы, хатыннары, кызлары һәм Литва әсирләре Ибак ханга калды. Шул ук елда Әхмәд хан тәхете Хаҗитархан шәһәренә күчә.[1]

1523 елда Кырым ханы Мөхәммәтгәрәй I Әстерханны яулый. Әстерханда Кырым хакимияте озак яши алмый, чөнки Кырым ханы Мөхәммәтгәрәй I ханны үлүе, Кырым гаскәрен илләренә китәргә мәҗбүр итә.

1537 елда нугайлар бу вакытта Әстерхан тәхетендә утырган Габдрахман ханны куалар һәм кайчандыр Алтын Урда ханы дип саналган Шәехәхмәт хан оныгы Дәрвишгалине хаким итеп куялар. Ләкин 1547 елда Әстерханны Кырым ханы Сәхибгәрәй яулый һәм Дәрвишгали ханны тәхеттән куа, моның өстенә күп кенә татарларны Кырымга алып китә. Шушы соңгы яу янәдән аякланып киткән Әстерхан каласын тәмам таркалуга һәм җимерелүгә китерә.

Сәхибгәрәй хан үзенең туганнары тарафыннан Төркия ярдәме белән үтерелгәч, нугай татарлары һәм черкаслар шәһәрне аякландырырга ниятләп, Әстерхан хакимиятен Ямгырчыга бирәләр.

1551 елда Ямгырчы хан үзенең илчесен Иван IV Әстерханны үз канаты астына алу үтенече белән Мәскәүгә җибәрә. Явыз Иван тугрылык антын рәсми рәвештә алу өчен Әстерханга үз илчесен юллый. Әмма Ямгырчы хан Мәскәү илчесен зинданга ташлата.

Шушы хәлдән соң Мәскәү кенәзе тарафдары Нугай морзасы Исмәгыйль 1553 елда Иван IV тән Ямгырчы ханны тәхеттән кууын үтенә һәм Әстерхан тәхетенә Россиядә яшәүче һәм үзе үк бүләккә биләмә итеп Звенигород шәһәрен биргән канкардәше Дәрвишгали ханны куюын үтенә. Мәскәү кенәзе Явыз Иван 1554 елда Әстерханга таба 39 мең гаскәре белән Дәрвишгали ханны җибәрә.

Ямгырчы белән Дәрвишнең сугышы ике агай-эне арасында барган сугыш була. Ике хан да туганнан-туган булып, канкардәшләре Чыңгызхан оныгы Җүси хан улы Урда токымына бәйле Алтын Урда ханы Әхмәт дәвамнары. Рус гаскәриләре Әстерханга якынлашкач, Ямгырчы хан гаиләсен, балаларын ташлап, 20 җансакчысы белән Кырымга кача.

Рус гаскәре 1554 елда Әстерханга керә һәм, Ямгурчы ханны төшереп, тәхеткә Явыз Иван вассалы итеп Дәрвишгалине утырта.

Каланың аксөякләре Иван IV кә тугры калырга ант итәләр һәм алга таба Әстерхан тәхетенә хакимне Мәскәү тәкъдим итсен дигән шартлар белән дә килешәләр. Дәрвишгали хан Мәскәүгә ел саен 40 мең алтын (Россиядә бу чорда көмеш), 3 мең балык түләргә һәм Россия балыкчыларына салымсыз балык тотарга рөхсәт итә, ягъни йөкләмә ала.

1555 елда Ямгырчы хан Кырым янычарлары белән Әстерханга яу килә, әмма Дәрвишгали каланы саклап кала.

Ел азагында Дәрвишгали Мәскәү илчесен үз кырыннан куып җибәрә. Әмма кенәз Иван IV Дәрвишгали белән бәхәскә керергә теләми, чөнки Дәрвишгали Кырым ханы Дәүләтгәрәй белән бәйле кеше булып, 1555 елда Кырым ханы белән бергә 60 мең гаскәри белән Мәскәүгә яу килгәндә дә аның кул астында була.

1556 елда Кырым һәм Нугай ханнары ярдәменә таянып, Дәрвишгали русларны кала-биләмәләреннән куа. Моңа җавап итеп, Явыз Иван атаман Ляпун Филимон җитәкчелегендә бирегә мылтыкчылар җибәрә. Аларны рус гаскәренең алдынгы отряды дип уйлап Әстерхан шәһәре сугышсыз бирелә.

Явыз Иван Әстерханны Россиягә куша һәм 1558 елда Әстерхан каласын 10 км түбән табарак утрауга күчертә һәм кремльгә охшатып кала-кальга төзетә. Әстерхан ханлыгы Казан ханлыгына караганда бик нык йомшак булу сәбәпле, Иван IV бу калага хәтта барып та тормый.

1567 елда Төркия солтаны Сәлим II, Төркестан кардәшләре нугайлар һәм башка төрки халыкларның үтенече буенча Казан һәм Әстерхан калаларын урыслардан азат итәргә кирәк дигән карарга килә. Төркия солтаны 1570 елда Касыйм-Паша җитәкчелегендә Кафа каласына 2 мең янычар һәм 15 мең гаскәридән торган сугышчылар җибәрә. Кырым ханы Дәүләтгәрәй исә үз нәүбәтендә 50 мең татар гаскәриләрен туплый. Төркиянең урыслар тарафыннан яуланган татар җирләренә яу килүләре уңышсызлыкка очрый. Төркия бернигә дә ирешә алмый, чөнки Кырым ханы Дәүләтгәрәй Төркия гаскәрбашы Касыйм-Пашага бернинди дә реаль ярдәм күрсәтми, шул ук вакытта Нугай ханы да Касыйм-Пашага ярдәмгә килми. Ачык далада шактый гаскәриләрен югалткан Касыйм-Паша Төркия җирләренә таба чигенергә мәҗбүр була.

1580 елда Кырым һәм Нугай йортлары гаскәриләре берләшәләр һәм руслар кулында булган Әстерханны тулганага алалар. Кальгада булган туплар комачаулый булса кирәк, алар каланы ала алмыйлар.

1630 елда Әстерханда урнашкан Россия гарнизонына Калмык ханы Хуралык һөҗүм итеп карый, әмма бу һөҗүм дә урыслар тарафыннан кире кагыла.

1660 елда инде татарлар үзләренең борынгы шәһәрләрен алырга талпынып карыйлар, әмма бу яу да татарларның җиңелүе белән тәмамлана.

Әстерхан ханнары

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Б. Ишмулдин "Татарлар тарихы" Казан "Раннур" 2003. 160б.