Сердәш (Татарстан яшьләре)

("Сердәш" рубрикасы битеннән юнәлтелде)

Сердәш (1965 елдан алып) — "Татарстан яшьләре"нең зур танылу яулаган сәхифәсе.

"Сердәш"нең беренче логотибы

Тарих үзгәртү

"Сердәш" сәхифәсе 1965 елда бу вакытта газетаның хатлар бүлеген җитәкләгән журналист Суфия Әхмәтова тарафыннан ачыла. Бу сәхифәдә укучылар газета укучылары төрле серләре белән бүлешәләр һәм аның аша авыр сорауларын чишүдә булышу максаты белән газетага һәм башка укучыларга хатлар юллыйлар. Шуңа күрә әлеге сәхифә хатлар бүлеге белән тыгыз бәйләнгән һәм газетаның хатлар бүлеге мөдире карамагында була.

"Үзенең 40 еллык тарихында “Сердәш” кемнәр өчен генә дус, иптәш, сердәш булмагандыр, кемнәрне генә ашыгычлык белән ялгыш адым ясаудан саклап калмагандыр. Бөтенесе турында яза башласаң, газета битләре җитмәс. Хәер, газетаның күпьеллык тегелмәләре моңа шаһит", — Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", март 2005[1]

 
"Сердәш"нең яңа логотибы

Суфия Әхмәтованың пенсияга китүе белән, 1970 ел дәвамында хатлар бүлеге һәм бу сәхифә белән күп кенә шәхесләр җитәкчелек итәләр: Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев һ.б. Аннары хатлар бүлеге һәм "Сердәш" Рина Зарипова карамагына күчә[2].

1976 елда Габидулла Хөрмәтуллин тарафыннан Чаллы шәһәрендә «Гренада» яшьләр үзәгендә (соңрак «КамАЗ» Мәдәният сараена күчә) оешкан вокаль-инструменталь ансамбльгә "Татарстан яшьләре"нең популяр сәхифәсе хөрмәтенә "Сердәш" исеме бирелә:[3]

Габидулла Хөрмәтуллин: «Мактану булмасын, ансамбльгә «Сердәш» исемен мин бирдем. Уйлап табып түгел, «Татарстан яшьләре» газетасында шул исемдәге рубрика бар иде. Рубрика кырыенда серле карашлы бер чибәр кыз рәсеме. Уфада яшәүче туганым Лотфулла абзыйның малае ― рәссам Ринатка җибәреп, аны зурайтып ясаттым да, бер көнне ансамбльгә җыелган яшьләргә алып килеп күрсәттем һәм ярып салдым: ансамбльгә «Сердәш» исеме бирәбез! Барысы да килештеләр. Рафик Сабиров, Таһир Манжуков, Нариман Рәкыйпов, Фәрит Фәттахов, Физәлия Сафина, Зәүҗән Саримова, Розалия Нуруллина, Сәбилә Гаффарова, Нәҗибә Фәррәхова ― «Сердәш»нең беренче карлыгачлары булды. Ринат Гобәйдуллинның һәр яңа җыры өчен сөенә идек. Тату, дус мөхит хөкем сөрде. 1978 елда Россия күләмендә үткәрелгән «Татар җыры» фестивалендә (Яшел Үзәндә булды бәйге) җиңү яуладык. Шуннан безне чит илгә путевка белән бүләкләделәр...»

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Меңнәрнең серен сыйдырган «Cердәш», archived from the original on 2021-03-31, retrieved 2021-05-04 
  2. Низами, Рашат (гыйнвар 2010). «"Татарстан яшьләре"нә 90 ел» (tt). [Казан утлары | Казан утлары (журнал)] (1047 / 1): 146-148.
  3. Җиһангирова, Шәмсия (2016). Бакый бул, Баек. Казан: «Җиһангир» нәшрияты. pp. 428-429.