Зиннур Насыйбуллин

(Zinnur Nasıybullin битеннән юнәлтелде)

Зиннур Насыйбуллин (1937 елның 12 ноябре1986 елның 8 гыйнвары) — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Зиннур Насыйбуллин
Туган телдә исем Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин
Туган 12 ноябрь 1937(1937-11-12)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Нуриман районы, Кече Теңкәш
Үлгән 8 гыйнвар 1986(1986-01-08) (48 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Ул 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 19561958 елларда әрмедә хезмәт итә. Әрмедән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була. 19641966 елларда Зиннур Насыйбуллин — Башкорт дәүләт университеты студенты. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Башкортстанның район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле Зиннур Насыйбуллин — Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә.

Зиннур Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер» да дөнья күрә, аннары бүтән газета — журналларда («Һәнәк», «Чаян»), «Яшь көстәр», «Беренче карлыгачлар» (1969) шигъри цикллары басыла.

Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре «Тәлгәш» исемле җыентыгына тупланган.

Зиннур Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында вафат була.


Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү