Елизавета Глинка

(Yelizaveta Glinka битеннән юнәлтелде)

Елизавета Петр кызы Глинка, Доктор Лиза яки Табибә Лиза буларак киң танылган (русча Елизаве́та Петро́вна Гли́нка, 1962, Мәскәү —2016, Сочи янындагы Кара диңгез акваториясе) — Россия иҗтимагый эшлеклесе, хокук яклаучы, табибә һәм хәйрияче. Һөнәре буенча табиб-реаниматолог, паллиатив медицина өлкәсендә белгеч (АКШ), «Гадел ярдәм» дигән вакыфның башкарма җитәкчесе. Ватандашлар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ президенты карамагындагы Шураның әгъзасы.

Елизавета Глинка
Туган телдә исем Елизаве́та Петро́вна Гли́нка
Туган 20 февраль 1962(1962-02-20)
Мәскәү, РСФСР
Үлгән 25 декабрь 2016(2016-12-25) (54 яшь)
Сочи янындагы Кара диңгез
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия Русия
Әлма-матер Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d] һәм Дартмут көллияте
Һөнәре иҗтимагый эшлекле, хокук яклаучы, табибә һәм хәйрияче
Эш бирүче Первый Московский хоспис[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РФ Дәүләт бүләге, Дуслык ордены, "Шәфәкать өчен" билгесе
Сайт doctorliza.ru

 Елизавета Глинка Викиҗыентыкта

Йортсыз кешеләргә, онкологиядән авырту кешеләргә, факыйрьләргә ярдәм итүче оешмага нигез салган. Донбасс сугышында яраланган авырту балаларын коткаруны оештыра, Сүрия тыныч ватандашларына медицина ярдәмен тәэмин итү, даруларны китерү белән шөгыльләнә.

2016 елның 25 декабрендә Сочи янындагы Ту-154 һәлакәтендә һәлак була. Табибә Лиза Латакиядәге Тишрин хастаханәсенә даруларны китерергә тиеш иде.

Тормыш юлы үзгәртү

Истәлек үзгәртү

Елизавета Глинка исемен РФ Саклану министрлыгы хастаханәсе, Грозный шәһәрендә клиник хастаханә, Екатеринбург шәһәренең хосписы йөртәчәк.

Сылтамалар үзгәртү