Хәмит Галәветдинов

(Xämit Ğäläwetdinov битеннән юнәлтелде)

Хәмит Махмүт улы Галәветдиновтатар дин әһеле, 2006―2012 елларда Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти[1].

Хәмит Галәветдинов
Туган телдә исем Хәмит Махмүт улы Галәветдинов
Туган 17 сентябрь 1935(1935-09-17)
Чаллы Башы, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 17 ноябрь 2012(2012-11-17) (77 яшь)
Пермь, Пермь крае, РФ

Игенче гаиләсендә туып үсә. 1963-1968 елларда А. Д. Швецова исемендәге Пермь авиация техникумында белем ала. 1961-1983 елларда Свердлов исемендәге заводта, 1983-1986 елларда ГПТУ-да эшли. 1985 елда пенсиягә чыга.

1990 еллар башыннан актив рәвештә Пермь Җәмигъ мәчете мөселманнар җәмгыятенең дини эшчәнлегенә кушыла. 1994 елда Пермь төбәк мөселманнар җәмгыятенең рәисе булып сайлана, 1995 елдаревизия комиссиясе рәисе. 1999 елда Диния Нәзарәте рәисе урынбасары булып сайлана. 2006 елдаоешманың рәисе, мөфти булып сайлана.

1999 елда Хаҗ кыла.

Хәмит Галәветдинов 2012 елның 17 ноябрендә вафат була.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү