Viber (әйтелеше Вайбә, Вайбер) — смартфоннар өчен VoIP (IP-телефониясе) кушымтасы, хосусый табышлы төрле платформалы видео-тавыш элемтәсен тәэмин итүче бушлай белдергеч (мессенджер). Интернет аша текст белдерүләре, сурәтләр, видео, аудио җибәрү мөмкинлеген бирә.

Viber
Нигезләнү датасы 2010
Логотип
Чыгару датасы 2010
Таратучы ширкәт App Store[d] һәм Google Play[d]
Эшләүче Rakuten[d]
Платформа iOS[d] һәм Android
Операцион систим iOS[d], Android, BlackBerry OS[d], Windows Phone[d] һәм платформаара програм тәэминаты[d]
Кертү ысулы сенсор экран[d]
Тарату төре санлы йөкләү[d]
Программалау теле Java, Си, Python, C++ һәм Objective-C[d]
Юрама iOS[d]: 20.4.0 (4 июль 2023)[1],
Windows: 20.4.0.0 (30 июнь 2023)[2],
Android: 20.4.3.0 (2 июль 2023)[3],
Linux: 20.3.0.1 (14 июнь 2023)[4],
macOS: 20.2.0 (12 июнь 2023)[5]
Рәсми веб-сайт viber.com(ингл.)(яп.)
Лицензия проприетар лицензия[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 493 632
 Viber Викиҗыентыкта

Адрес китабы белән берләштерелә һәм кәрәзле телефон номеры буенча билгеләнә.

Кушымта (клиент) Android, BlackBerry OS, iOS, Symbian, Windows Phone, Bada, Windows, Linux операцион системаларында эшли (рәсми рәвештә Линуксның Ubuntu 64 bit, Fedora 64 bi юрамаларында сынап каралган).

Viber кушымтасы Wi-Fi һәм 3G, 4G мобиль челтәрләре аша бушлай тавыш-видео шалтырату мөмкинлеген бирә, тик интернет-трафик түләнә.

Тарих үзгәртү

Viber Исраилдән чыккан Тальмон Марко һәм Игорь Магазинник тарафыннан эшкәртелә.

2010 елда кушымта iPhone платформасында эшләп җибәрелә. 2011 елдан Androidта эшли башлый.

2013 елдан стационар телефоннарына түләүле шалтырату "Viber Out" функциясе эшли башлый.

2014 елда "Viber" япон Rakuten ширкәте тарафыннан сатып алынган.

Ширкәтнең төп офисы Лүксембургта урнашкан, эшкәртү нокталары Минск, Брест шәһәрләрендә һәм Исраилдә бар.

Теркәлү үзгәртү

Кулланучының аккаунты (керү өчен исем) кәрәзле телефон номеры белән беркетелгән, шуңа күрә теркәлү өчен гамәлдәге кәрәзле телефон номерын күрсәтергә кирәк, шул номерына SMS код белән килә, кодны керткәннән соң, теркәлү чарасы раслана.

Сылтамалар үзгәртү

  1. iOS: Version History 20.4.0 Jul 4, 2023 — 2023.
  2. Windows: Latest version 20.4.0.0 Jun 30, 2023 — 2023.
  3. Android: Viber - Safe Chats And Calls 20.4.3.0 — 2023.
  4. viber.rpm — 2023.
  5. Viber for MacV 20.2.0 — 2023.