The Kazan Herald (Казан Мөхбире, Казанский Вестник) — Казан шәһәрендә инглиз телендә нәшер ителүче беренче һәм бердәнбер газета. Басма Казанның һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә (Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга) туристлар һәм эшмәкәрләр җыелу урыннарында бушлай таратыла.[1].

«The Kazan Herald»

Баш мөхәрир

Рөстәм Җәүдәт улы Юныс

Нигезләнгән

2010

Тел

инглиз теле

Публикацияләр туктату

2013


Веб-сайт: http://www.thekazanherald.ru/

Гәзитнең беренче саны 2010 елның май аенда дөнья күрде. Бүген биредә Казан һәм Татарстанда булган вакыйгаларга чит ил кешеләре мөнәсәбәте бастырыла. Шулай ук сәяси, икътисади һәм спорт яңалыклары китерелә. Моннан тыш басма Казанда яшәүче чит ил җәмәгатьчелеге өчен үзенчә бер иҗтимагый тавыш бирү трибунасы булып тора. Республика турында һәм Татарстанның сәясәте турында аларның фикере «Opinion» («Фикер») һәм «My Kazan» («Минем Казан») исемле аерым бүлекчәләрдә бирелә. Шулай ук биредә чит ил җәмәгатьчелеге тормышыннан яңалыклар бастырыла.

The Kazan Herald гәзите айга бер чыга һәм Интернетта даими рәвештә сайт яңартыла.

2010 елның ноябрь аенда The Kazan Herald Республика яшьләр форумында «Информационный поток» («Мәгълүмат агымы») номинациясендә беренче приз яулап алды[2]. Әлеге факт Татарстанның инглиз теле үсешендә кызыксынуын раслый, аеруча 2013 елгы Җәйге Универсиаданы исәпкә алганда.

Басма хуҗалары һәм мөхәррирләре: Рөстәм Җәүдәт улы Юныс, Вайет Джерард улы Форд.

Иэн Бейтсен, Максим Әдвардс, Хоселуис Гомес-Родригез, Роберт Мэй, Влад Казыймиров, Алинә Халимова, Александра МакЛауд, Артур Мөхәммәтшин, Мелисса Кеннеди, Шики Мүршиид, Лоуренс Риджуэй, Искәндәр Тедески, Джеймс Вогэн, Ләйлә Якупова, Ольга Потапова, Кира Маслова, Инес Церро һ. б.

Проектны дәвам итү өчен акча җитмәгәннән, соңгы саны 2013 елның язында чыга.[3][4]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kazan Herald Distribution. The Kazan Herald. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2011-12-07 тикшерелгән.
  2. Tatarstan Youth forum 2010. Gulnaz Sharafutdinova, StarEnglish. әлеге чыганактан 2012-09-08 архивланды. 2012-01-05 тикшерелгән.
  3. realnoevremya.ru: Кто ушел и кто пришел на рынок массмедиа Татарстана? 2021 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
  4. https://twitter.com/HeraldKazan