Суар
Суар, шулай ук Сувар — Болгар илендә иң эре шәһәрләрнең берсе, Суар бәклеге башкаласы. Төп халкы - чуашларның бабалары саналган суарлар кабиләсе.
Суар | |
Нигезләүче | Sawirlar |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Suar bäklege |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
10нчы гасырда ул хәтта Болгар шәһәре белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгытмалары 100 гектар чамасы җирне биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп салынган. Алардан хәзер 5 чакрымга сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.
10нчы йөздә Әл-Бәлхи исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган:
Болгардан ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан. Биредә дә Җәмигъ мәчет бар. Мөселман диненә өндәүче, ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә, дип әйтте. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар, җәен исә киез тирмәләргә таралалар. |
Суар хәрабәләре Татарстанның Спас районы Кузнечиха авылыннан 4 чакрым еракта Утка елгасы буенда урнашкан. Шәһәрлекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.
Суар шәһәре, Биләр кебек үк, татар-монголларның яулары вакытында җимертелеп, җир йөзеннән мәңгегә юкка чыга.
Чыганаклар
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- «Сувар» музее. 2013 елның 8 апрель көнендә архивланган.