Саидә Боданинская
Саидә Гали кызы Боданинская — кырымтатар җәмәгать эшлеклесе, Гали Боданинский кызы, шагыйрь Әшрәф Шемьи-задә хатыны.
Саидә Боданинская | |
---|---|
Туган телдә исем | Саидә Гали кызы Боданинская |
Туган | 30 сентябрь 1912 Кырым |
Үлгән | 2013 Мәскәү, Русия |
Милләт | кырымтатар |
Ватандашлыгы | Россия империясе Россия СССР |
Һөнәре | җәмәгать эшлеклесе |
Җефет | Эшреф Шемьи-Заде[d] |
Ата-ана |
|
Саидә Боданинская 1912 елда Кырымда Гали һәм Анифә Боданинскийлар гаиләсендә туа. Гали Боданинский танылган кырымтатар әдәбиятчысы, җәмәгать эшлеклесе була. Ул Исмәгыйль Гаспринскийның Тәрҗемән газетасында эшли, 1917 елда җыелган кырымтатар халкының I корылтаенда делегат, 1919 елда РКП(б) әгъзасы була, 1920 елда Мелитополь янындагы бәрелешләрдә билгесез шартларда фаҗигале һәлак була. Саидә Боданинскаяның әнисе Анифә I корылтайда делегат булган дүрт хатынның берсе. Бу гаиләдә 1912 елда туган Саидә, әтисе вафат булганнан соң, абыйсы Усәин Боданинский гаиләсендә тәрбияләнә.
1931 елда Саидә Боданинская шагыйрь Әшрәф Шемьи-задә белән Мәскәүдә гаилә кора. Ләкин яшь шагыйрь тынычлыкта яши алмый. Совет энциклопедиясенә кертелгән Әшрәфны ике тапкыр иректән мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр ул 1955 елда инде Үзбәкстанда иреккә чыга. Ул — совет репрессияләреннән зур авырлыклар белән исән калган кырымтатар зыялыларының берсе. Сөргенлек елларында ул Үзбәкстанда яшәп иҗат итә. 1978 елда авырып Мәскәүгә дәваланырга бара һәм анда вафат була.
Саидә үзе соңгы 35 ел гомерен Мәскәүдә яши. Кырымтатарларының мәдәниятендә, әдәбиятында эз калдырган Боданинскийлар нәселенең ул соңгы вәкиле. 2013 елның апрелендә ул Мәскәүдә вафат була.
Сылтамалар
үзгәртү- Мәскәүдә йөз яшендә Саидә Боданинская вафат булды
- 100 лет Саиде Али-къызы Боданинской 2013 елның 18 апрель көнендә архивланган. (рус.)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|