Төп менюны ачу

Сафа-Гәрәй

(Safa-Gäräy битеннән юнәлтелде)

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Сафа-Гәрәй
Safa-Garay.jpg
Казан ханлыгы ханы
Вазыйфада
1524–1531
Аңа кадәр Сәхиб-Гәрәй
Дәвамчысы Җангали
Вазыйфада
1536–1541
Аңа кадәр Җангали
Дәвамчысы Шаһгали
Вазыйфада
1546–1549
Аңа кадәр Шаһгали
Дәвамчысы Үтәмеш-Гәрәй
Туган 1510(1510)
Кырым ханлыгы, Бакчасарай
Үлгән 1549(1549)
Казан ханлыгы, Казан
Казан ханлыгы
Сафа-Гәрәй Сөембикә манарасы янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән

Сафа-Гәрәй (صفا گرای) — Казан ханлыгы ханы (15241531, 15361546, 15461549), татар халкының милли каһарманы.

Казан тәхетенә 1524 елда килә. Мәскәүгә каршы берничә һөҗүм оештыра. Ике тапкыр тәхеттән куыла, ләкин кире кайта ала. Сөембикәгә өйләнә.

1549 елда билгесез сәбәпләр аркасында вафат була.

Күп хыянәтләргә карамастан Сафа-Гәрәй чигенмәгән һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклаган.

ТарихҮзгәртү

Сәхиб-Гәрәйнең китүеҮзгәртү

1524 елда Мәскәү Русе Казан ханлыгына каршы яңа сугыш башлый. 150 меңле гаскәр туплап Казанга каршы һөҗүм әзерли.

Хәвеф якынлашуын сизеп, Казан ханы Сәхиб-Гәрәй Кырымнан үзенең туганнан туган энесе Сафа-Гәрәйне чакыртып ала, үзе Төркиягә китә, анда солтаннан Казанны яклауда ярдәм сорый. Ләкин хан Төркиягә, Казанга ярдәм итүне сораудан бигрәк, Кырым тәхетен алу өчен барган.

ЧакыруҮзгәртү

1524 елда, яз көнне татар морзалары 13 яшьлек Сафа-Гәрәйне Кунак утравында (башкача Сәүдәгәрләр утравы - Казаннан ерак түгел, Идел елгасында урнашкан утрау) җылы итеп каршы ала [1]. Сафа-Гәрәй килгәч, Сәхиб-Гәрәй аны үзенең урынбасарын итеп билгели һәм Константинопольгә китеп Казанга кире кайтмый.

Катлаулы яшьлекҮзгәртү

Сафа-Гәрәй Сәхиб-Гәрәйнең туганнан туган энесе, Фатыйх-Гәрәй улы була. Хәвефле заманда Сәхип-Гәрәй Сафа-Гәрәйне Казанга чакыра, ә үзе Төркиягә китә. Салкын, төньяк Казан Сәхиб-Гәрәйгә бер дә ошамаган, шуңа да ул Казан ханлыгына кайтырга теләмәгән[2].

Казан өчен беренче сугышҮзгәртү

Казан тәхетенә 13 яшьлек Сафа-Гәрәй утыра. Катлаулы заман башлана: бик зур урыс гаскәре якынлашып килә, кайбер чыганакларда 150 мең, ә кайберләрендә 180 мең сугышчы диелгән. Әмма бу гаскәрнең дә аерым өлешләре, нәкъ 1469 һәм 1506 еллардагы кебек, Казанга төрлесе төрле вакытта килеп җитәләр.

Җиңү һәм танылуҮзгәртү

Яшь Сафа-Гәрәй яңа сугышта Казан ханлыгы гаскәрен җитәкләргә мәҗбүр була. Татарлар башта атлы гаскәрнең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен бер флотилияне тар-мар итәләр, хәтта 90 кораб казанлылар кулына эләгә.

Гомумән, урыс явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Шуның нәтиҗәсендә Василий III Сафа-Гәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.

Казанга һөҗүм. Сафа-Гәрәйнең икенче сугышыҮзгәртү

Ләкин тынычлык озакка бармый. 1530 елда Казанга тагын урыс гаскәре килеп җитә.

Сафа-Гәрәй ханга ярдәмгә 30 меңләп нугай һәм әстерханлы киләләр. Урыслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әмма шәһәрнең үзен ала алмыйлар.

Мәскәү әзерләгән фетнәҮзгәртү

Мәскәү хөкемдарлары, татарларны болай гына җиңеп булмаячагын аңлагач, дипломатия хәйләсенә керешәләр — йогынтылы кайбер татар морзаларын үзләре ягына аударырга һәм Казан ханына каршы баш күтәрү оештырырга кирәк дигән фикергә киләләр.

Хыянәт һәм түнтәрелешҮзгәртү

Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. Сафа-Гәрәй тәхетеннән бәреп төшерелә һәм Мәскәү ханлыкка тагын шул ук Шаһгалине тәкъдим итә. Ләкин Казан аны катгый төстә кире кага.

Җангалине тәхеткә утыртуҮзгәртү

Шуннан соң аның энесе, төрле елларда, нәкъ Шаһгали кебек үк, Касыймда хан булып утырган Җангалигә (урыс елъязмаларында — Еналей) тукталалар.

Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Ибраһим хан белән Нурсолтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә.

СөембикәҮзгәртү

Ике ел үтүгә яшь ханны Нугай бие Йосыфның 15 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Моның өчен урыс хөкүмәтенең ризалыгы алына. Бу никах аерым бер исәп белән эшләнә — Мәскәү Нугай Урдасын үзенең ышанычлы союздашы итәргә ниятли. Ләкин Йосыф, ялгышын аңлап, Русия белән союзга каршы кеше булып китә.

Мәскәү протекторатына каршы яңа көрәшҮзгәртү

ГәүһәршадҮзгәртү

1535 елда Василий III үлгәч, Гәүһәршад күренекле карачы би Булат Шырын белән бергә (кайбер чыганакларда алар бераздан өйләнешкәннәр дип тә бирелә) Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый.

Сафа-Гәрәй кайтуыҮзгәртү

Шуннан соң ук дәүләт түнтәрелеше була. 1535 елның 25 сентябрендә Җангали үтерелә һәм аның урынына яңадан Сафа-Гәрәй чакырыла.

Шул ук вакытта Нижгар, Кастрама һәм Мөрәм тарафларында татарларның Русиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре башлана.

Икенче түнтәрелешҮзгәртү

Озак та үтмәстән, Казан ханлыгының җитәкчеләре арасында тагын зур каршылыклар килеп чыга — бу юлы инде Сафа-Гәрәй белән 1531 елда ханны тәхеттән төшерүне оештыручы Булат Шырын арасында.

Мәскәү яклы хыянәтчеләрҮзгәртү

1541 елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм ул Сафа-Гәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Русия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый, һәм сугыш булмый кала.

Сафа-Гәрәйнең хәле ныгый, ике җитәкче төркем — хан һәм Шырын партиясе арасында килешү ясала. Тик шуннан соң да алар кайчак уртак тел табып, кайчак даулашып торалар.

Мәскәү белән сугышҮзгәртү

1545 елда, хан белән оппозиция арасында дәвам иткән каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Инде берничә тапкыр эшләнгәнчә, урыслар Казанга ике яклап: Нижгардан Идел буйлап һәм төньяктан Вятка аша киләләр.

Мәскәү яклы хыянәтчеләрне бастыруҮзгәртү

Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, аның каравы соңрак Вяткадан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр.

Хан урысларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли, кулга алулар һәм җәзалаулар башлана. Гәүһәршад белән Булат би тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Гәрчә алар ханлыкның бәйсезлеге өчен көрәшсәләр дә (Мәскәү варисы Җангалине тәхеттән төшергәндә бу аеруча нык сизелгән), дәүләт эчендәге көчләрне берләштерүгә барыбер ирешә алмыйлар.

Өченче түнтәрелешҮзгәртү

Бер елдан соң Казан биләре Боерган һәм Чура Нарык җитәкчелегендә ханга каршы яңа оппозиция хасил була. Тагын Сафа-Гәрәй ханлыктан төшерелә, бу юлы хәтта кырымлыларны кыру башлана.

Хан Нугай Урдасына, аннан Әстерханга китә, аннан яңа гаскәр җыеп кайта, ләкин Казанны ала алмый һәм яңадан Нугай ягына китә.

Сафа-Гәрәй куәтеҮзгәртү

Казанга хан итеп икенче тапкыр Шаһгали чакырыла. Әмма ул бары бер ай гына «идарә итеп» кала: Нугайдан зур гына гаскәр белән Сафа-Гәрәй кайтып төшә һәм бернинди каршылыксыз шәһәргә үтеп керә. Шаһгали бу юлы да качып котыла ала. Казанда кулга алулар башлана. Чура Нарык һәм аның булышчылары җәзалап үтереләләр. Урыслар яклы партия нигездә таркала һәм хөкүмәт бәреп төшерелә. Мәскәү белән Казан арасында тыныч мөнәсәбәтләр торгызыла.

ҮлемҮзгәртү

1549 елның мартында Сафа-Гәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Үлемнең төгәл сәбәпләре билгесез (Николай Карамзин хан «исергән килеш сарайда үлде» дип яза. Михаил Худяков бу версияне шик астына ала, хан дошманнар тарафыннан агуланган дип уйлый[3]).

ЯдкәрҮзгәртү

Сафа-Гәрәй - Казан ханлыгының соңгы күренекле ханы, үз тормышын Казан һәм татар халкының бәйсезлеге өчен көрәшенә багышлаган. Күп хыянәтләргә карамастан Сафа-Гәрәй чигенмәгән һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклаган.

Көчле, шөһрәтле хан үлгәннән соң Казан хакимияте бик зәгыйфьләнә, улы 2 яшьлек Үтәмеш-Гәрәй һәм Сөембикә тәхеткә утыра.

Гайрәтле хан булмаганда Казан ханлыгы өч елдан басып алына.

Сафа-Гәрәй Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Элгәре:
Сәхиб-Гәрәй
Казан ханы

1524-1549
Аннары:
Үтәмеш-Гәрәй

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Худяков китабыннан алынган өземтә: По весенней полой воде Сафа-Гирей приехал в Казань, Герберштейн сообщает: Юноша, повинуясь приказаниям дяди, отправился в дорогу и был ласково и с почетом принят главными сановниками царства у Гостиного острова, т.е. острова купцов, находящегося на Волге недалеко от крепости Казани"97. По прибытии Сафа-Гирея в Казань, хан Сагиб-Гирей оставил его своим заместителем, сам же отправился в Константинополь
  2. Худяков китабыннан алынган өзек: "Сагиб-Гирея не привлекала суровая, северная Казань, и он впоследствии не сделал ни малейшей попытки вернуться в Казанское ханство."
  3. М. Г. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991

СылтамаларҮзгәртү