Рәшидә Җиһаншина

Татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе
(Räşidä Cihanşina битеннән юнәлтелде)

Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) — Татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе. ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1966, 1981 еллар).

Рәшидә Җиһаншина
Туган телдә исем Рәшидә Габдуллаҗан кызы Җиһаншина
Туган 17 октябрь 1917(1917-10-17)
Казан
Үлгән 7 май 2003(2003-05-07) (85 яшь)
Казан
Яшәгән урын Нур Баян урамы
Академик Королөв урамы
Ватандашлыгы ССБР байрагы Татарстан байрагы
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артистка
Җефет Әзһәр Габдуллин
Бүләк һәм премияләре ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Рәшидә Җиһаншина Казан шәһәрендә туа. 1936 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм шул елдан бөтен гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйли.

1964 елда Р.Җиһаншина театрның директоры итеп билгеләнә. Ул директор булып хезмәт иткән унбер ел дәверендә театр яңа югарылыкка күтәрелүгә ирешә.

Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р.Җиһаншина җитәкче вазифаларга сайлана. Башта Идарә әгъзасы, рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын (1971-1988) җәмгыятьнең рәисе була. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән, вакыйгаларга бай чор була. ТАССРның Югары Шурасы депутаты (1967-1975).

Уйнаган рольләре: Нәфисә - "Дәүләт Бәдриев" (Г.Иделле); Коринкина - "Гаепсездән гаеплеләр", Смельская -"Талантлар һәм аңа баш иючеләр" (А. Островский); Надя, Клеопатра - "Дошманнар", Надежда - "Варварлар" (M. Горький); Беатриче - "Ике хуҗаның хезмәтчесе" (K. Гольдони); Фаншетта - "Фигароның өйләнүе" (П. Бомарше); Бәрбәрия - "Чын мәхәббәт", Голчирә - "Ташкыннар" (T. Гыйззәт); Зоһрә - "Эңгер-меңгер" (A. Гыйләҗев); Екатерина II - "Канкай углы Бәхтияр", Хәмдебану - "Әлдермештән Әлмәндәр", Ана - "Моңлы бер җыр" (T. Миңнуллин); Зәйнәп - "Синең урыныңа кайттым" (P. Хәмид); Фатыйма - "Әбиләргә ни җитми" (Ф. Бүләков); Диана Владимировна - "Сагыш" (A. Галип) һ. б.

Р. Җиһаншина үзе сәхнә әсәрләре иҗат итә: "Сөйдергеч ботие" (1992), "Улларым" (1994), "Көтелмәгән кунак" (1998), "Кодагыйлар" (2000) пьесалары. Алар Академия театрының 1991 елның гыйнварында Рәшидә ханым үзе оештырган һәм өлкән артистлардан – сәхнә ветераннарыннан торган “Инсаният” труппасында уйнала.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү