Кояш

(Qoyaş битеннән юнәлтелде)

Кояш (астрономик символы: ☉) — Җир шарына иң якын йолдыз. Кояш — Кояш системасының бердәнбер йолдызы. Аның тирәсендә бу системаның башка объектлары әйләнәләр: планеталар һәм аларның иярченнәре, кәрлә планеталар һәм аларның иярченнәре, астероидлар, метеороидлар, кометалар һәм галәми тузан. Кояш Кояш системасы массасының 99,866 % эченә ала. Кояш нурланышы Җирдә тереклекне куәтләнә, климатка тәэмин итә. Кояш су тудыргычтан (~73 % массалата һәм ~92 % күләмле), гелийдән (~25 % массалата һәм ~7 % күләмле) һәм башка кече концентрацияле элементлардан: тимердан, никельдән, әче тудыргычтан, азоттан, кремнийдән, күкерттән, магнийдан, күмер тудыргычтан, неоннан, кальцийдан һәм хромнан гыйбарәт. Су тудыргычның 1 млн. атомга гелийнең 98 000 атом, әче тудыргычның — 851, күмер тудыргычның — 398, неонның — 123, азотның — 100 азота, тимерның — 47, магнийның — 38, кремнийның — 35, күкертнең — 16, аргонның — 4, алюминийнең — 3, никельнең, натрийның һәм кальцийның икешәр атом туры килә. Спектр классификациясе буенча Кояш G2V төренә («сары кәрлә») исәпләнә. Кояш өслегенең температурасы 6000 K җитә, шуңа күрә Кояш ак яктылык тарата.

Кояш
Сурәт
Имеет границей кояш таҗы[d] һәм фотосфера[d]
Масса 1 988 550 000 ± 25 000 йоттаграмм һәм 1 M☉
Телгә алынган хезмәтләр Звёздный путь[d]
Бала җисем Too many Викимәгълүмат entities accessed.
Ана җисем Галактический центр[d]
Җирдән ераклык 1 а.б.
Поляр йомылуы 9,0E−6
Спектраль сыйныф G2V
Күренмә йолдызча зурлык −26,832
Светимость 3,828E+17 гигаватт
Абсолют йолдыз зурлыгы 4,83 ± 0,005[1]
Металличность 0,0122 ± 0,0001[2]
Тыгызлык 1,408 кубик смга ... грамм
Температура 15 700 000 Кельвин, 5772 Кельвин һәм 5 000 000 Кельвин
Радиюс 696 000 километр һәм 1 солнечный радиус
Периметр 4 379 000 ± 0 километр
Мәйдан 6 090 000 000 000 км²
Күләм 1,41E+18 кубический километр
Астрономический символ
Сурәтләнә Мәдәнияттә кояш[d]
Билгесе Кояш символы[d]
Угловой диаметр 32,15 ′
Өслек гравитациясе 274 метр в секунду в квадрате
Оценка возраста объекта 4,57 гигагод[3][4]
Commons-logo.svg Кояш Викиҗыентыкта
Кояш ☉
Sun920607.jpg
Төп хасиятләр
Җирдән
уртача ераклыгы
1,496×1011 м
(8,31 яктылык минут)
Күренмә йолдызча зурлык (V) −26,74m[5]
Абсолют йолдызча зурлык 4,83m[5]
Спектр сыйныфы G2V
Орбитаның параметрлары
Галактика үзәгеннән
ераклыгы
~2,5×1020 м
(26 000 яктылык елы)
Галактика өслегеннән
ераклыгы
~4,6×1017 м
(48 яктылык елы)
Галактиканы әйләнеп чыгу вакыты 2,25–2,50×108 ел
Тизлек ~2,2×105 м/с[6]
(Галактика үзәге тирәли орбитасында)
2×104 м/с
(янәшә йолдызларга карата)
Физик хасиятләр
Уртача диаметр 1,392×109 м[5]
(Җирнеке 109 диаметр)
Экватор радиусы 6,955×108 м[7]
Экватор әйләнә озынлыгы 4,379×109 м[7]
Яньчеклек 9×10−6
Өслек мәйданы 6,088×1018 м²[7]
(Җирнеке 11 900 мәйдан)
Күләм 1,4122×1027 м³[7]
(Җирнеке 1 303 600 күләм)
Масса 1,9891×1030 кг[5]
(Җирнеке 332 946 масса)
Уртача тыгызлык 1409 кг/м³[7]
Экватордагы тизләнеш 274,0 м/с²[5] (27,94 g)
Икенче галәми тизлек
(өслектә)
617,7 км/с[7]
(Җирнеке 55)
Өслегенең файдалы температурасы 5778 К[5]
Таҗ
температурасы
~1 500 000 К
Төш
температурасы
~13 500 000 К
Яктыртучанлык 3,846×1026 Вт[5]
~3,75×1028 Лм
Яктырыш 2,009×107 Вт/м²/ср
Әйләнү хасиятләре
Күчәр авышканлыгы 7,25°[5]
(эклиптика өслегенә карата)
67,23°
(Галактика өслегенә карата)
Туры калкулык
(төньяк котыпның)[8]
286,13°
(19 сәг 4 мин 30 с)
Авышлык
(төньяк котыпның)
+63,87°
Тышкы күренүчән катламлар сидерик әйләнеп чыгу вакыты
(16° киңлегендә)
25,38 көн[5]
(25 көн 9 сәг 7 мин 13 с)[8]
(экваторда) 25,05 көн[5]
(котыплар янында) 34,3 көн[5]
Тышкы күренүчән катламлар әйләнү тизлеге
(экваторда)
7284 км/ч
Фотосфераның составы
Су тудыргыч 73,46 %
Гелий 24,85 %
Әче тудыргыч 0,77 %
Күмер тудыргыч 0,29 %
Тимер 0,16 %
Күкерт 0,12 %
Неон 0,12 %
Азот 0,09 %
Кремний 0,07 %
Магний 0,05 %

Безнең Киек Каз Юлы галактикасында 100 млрд. артык йолдыз бар, аларның 85 % безнең Кояштан аз яктырак (күбесенчә кызыл кәрләләр). Баш эзлеклелек йолдызы булып Кояш энергияне термик төш синтезы аркасында чыгара. Кояш очрагында энергиянең иң зур өлеше гелий су тудыргычтан синтезында чыгарыла.

Җир Кояш белән чагыштырганда

Кояш Җирдән 149,6 млн. км ераклыгында тора. Аның күренмә почмакча диаметр Айныкы шикелле ярты градустан бераз артыграк (31–32 минут) тәшкил итә. Кояш Киек Каз Юлы үзәгеннән 26 000 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның тирәсендә 200 млн. ел эчендә әйләнеп чыга. Кояшның орбиталь тизлеге 217 км/с тәшкил итә. Хәзерге вакытта Кояш безнең Галактикасының Орион җиңенең эчке кырыенда Персей җиңе һәм Кавәс җиңе арасындагы «Урынчыл йолдызара болытта» була. Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы +4,83m тәшкил итә.

КОЯШ яктылыгыҮзгәртү

Җир планетасы үтә күренмәле һава катламы белән чолгап алынган. Без . гадәттә һаваны сизмибез. Ләкин һавасыз бик тиз һәлак булыр идек. һәрбер кечкенә генә үлән яфрагы, йөзем тәлгәше, агач, куак, чәчәк, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үзләренең яшәеше өчен кирәкле көчне кояш энергиясеннән ала. Җирдә яшәүче һәр нәрсә кояш энергиясенә, аның интенсивлыгына бәйле. Әгәр кояшның сихерле нурлары яктыртмаса. безнең Җиребез мәңге карангылыкка чумган җансыз салкын урын булыр иде. Әмма кояш безгә яктылык биреп кенә калмый, кояш энергиясе кеше энергиясенә трансформалаша. Кояш нурлары астында кеше үзенең сәламәтлеген ныгыта, үз тормышын озайта ала.

Кояш күрмичә яшәгән кешеләрнең йөзләрендә нур югала. Безнең тиребез дә аз гына кояшта янган булырга тиеш. Күп авыруларыбызның сәбәбе — кояшта бик аз булудан. Кояш нурлары — куәтле бактерицид ул. Тиребез кояш нурларын күбрәк сеңдергән саен, бактерицид энергия запасын шулкадәр күбрәк туплый.

Яшел үсемлекләрдә кояш энергиясе туклыклы хлорофилл рәвешендә тупланган. Хлорофилл — үсемлекләрдә тупланган кояш энергиясенең бер өлеше. Организмыбыз өчен иң бай, файдалы азык. Яшел үсемлекләр кояш энергиясен туплау һәм аны кешегә, башка тереклек ияләренә тапшыру серенә дә ия. Үз тәнегезне турыдан-туры кояш нурлары тәэсиренә дучар итсәгез һәм рационыгызның 60 проценты җиләк-җимеш, яшелчәләрдән торса, һичшиксез, сезнең сәламәтлегегез нык булачак. Әмма әлеге тереклек дарулары организм тарафыннан башта кечкенә күләмнәрдә үзләштерелергә тиеш, чөнки кояш яктылыгына зарыккан тәннең берьюлы күп нур кабул итә алмавы ихтимал.

Беренче тапкыр кызынганда, кояш астында бик аз гына булыгыз, аннары вакытны акрынлап озайта барыгыз. Кояш ваннасы алу өчен иң яхшы вакыт— иртәнге сәгатьләр. Кызынуны ун минуттан башларга кирәк. Кояш ван­ наларын өйләдән соң да алырга була, тик иртәнге кызыну файдалырак дип исәпләнә. 11-16 сәгатьләр арасында кояш нурларының иң кызу вакыты, аларда кояш радиациясе күп, ә ул сәламәтлеккә зыян китерә.

Чи яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән туклануга да әкренләп күчәргә киңәш ителә. Пешкән ризыкка күнеккән кеше кинәт кенә күпләп чи яшелчә һәм җиләк-җимеш ашауга күчсә, анда тискәре реакция барлыкка килүе мөмкин. Яңа төр ризыкка организм эзлекле рәвештә күнегергә тиеш.

Шуның кебек кояш диетасын да гадәти диетага әкренләп кертергә кирәк.

Тыштан яки эчтән алынган артык кояш энергиясе начар тәэсир итә. Иң яхшысы — әкренләп күнегә бару.

Кояш энергиясе — безнең тәлинкәдә. Анда тәмле ризыкны күп итеп салганда, без барысын да уйлап бетермибез... Кояш энергиясен ашыйбыз бит. һәр секунд саен кояш җиргә чиксез куәтле энергия җибәрә. Бу энергиянең бер өлеше җиргә, үсемлекләргә, үлән ашаучы хайваннарга, кешеләргә эләгә.

Кояш энергиясе азыкка җыелган. Аны калорияләр белән үлчиләр. Кешегә : көненә 2500-3000 ккал кирәк. Бу күпме, азмы? Әгәр бер кешенең ел буе ашаган энергиясен үлчәсәң, ул өч бүлмәле фатирны ай ярым дәвамында ) җылытырга җитәр иде. ? Энергия ризыкларда җылылык рәвешендә түгел, әлбәттә. Ул аның ? компонентларында: аксым, май, углеводларда җыелган. Аксымнар — һәр тере организмның төп матдәләре. Олы кешегә сәламәт булу өчен көненә 70 г аксым кирәк. 1 г аксым таркалганда 4 ккал энергия барлыкка килә.

Үсемлекләр — чын мәгънәсендә углевод «амбары» һәм алар энергиянең : төп чыганагы булып тора. 1 г углевод таркалганда, 4 ккал энергия бүленеп чыга, 1 тәүлеккә кешегә 400 г углевод кирәк. Рационның тагын бер мөһим өлеше — майлар. Майлар күзәнәкләрнең мембраналарын төзү, шулай ук энергияне «кара көнгә» саклау өчен кирәк. Тире астындагы май катламы бәрелү-сугылулардан саклаучы амортизатор хезмәтен үти. Аннан кала майда эри торган А, О, Е, К витаминнары кирәкле вакытка кадәр шушында «яшеренеп» тора. Ач торганда бу запас кими.

Майларның энергетик кыйммәтлеге югарырак — 1 г майда 9 ккал дан артыграк энергия бар. Майларны без терлекләрдән (терлек майлары, | туңмай), үсемлекләрдән (көнбагыш, зәйтүн һәм башка майлар) алабыз. Кешеләргә бу майларның ике төре дә бик мөһим. Шулай да кеше өчен үсемлек майлары яхшырак дип исәпләнә, чөнки аларны кулланганда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы түбәнрәк.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://nssdc.gsfc.nasa.gov/planetary/factsheet/sunfact.htmlNASA.
  2. M. Asplund The new solar abundances - Part I: the observations // Communications in Asteroseismology — 2007. — ISSN 1021-2043; 2224-8374doi:10.1553/CIA147S76
  3. H. Schlattl The age of the Sun and the relativistic corrections in the EOS // Astron. Astrophys. / T. ForveilleEDP Sciences, 2002. — ISSN 0004-6361; 0365-0138; 1432-0746; 1286-4846doi:10.1051/0004-6361:20020749arXiv:astro-ph/0204331
  4. Bizzarro M., Krot A. N. The absolute chronology and thermal processing of solids in the solar protoplanetary disk // Science / J. M. BergAAAS, 2012. — ISSN 0036-8075; 1095-9203doi:10.1126/SCIENCE.1226919PMID:23118187
  5. 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 Sun Fact Sheet. NASA.
  6. Defining our Place in the Cosmos — the IAU and the Universal Frame of Reference
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Sun: Facts & figures. Solar System Exploration. NASA. әлеге чыганактан 2008-01-02 архивланды. 2011-07-26 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 P. K. Seidelmann; V. K. Abalakin; M. Bursa; M. E. Davies; C. de Bergh; J. H. Lieske; J. Oberst; J. L. Simon; E. M. Standish; P. Stooke; P. C. Thomas. (2000). Report Of The IAU/IAG Working Group On Cartographic Coordinates And Rotational Elements Of The Planets And Satellites: 2000. әлеге чыганактан 2020-05-12 архивланды. 2006-03-22 тикшерелгән.