Каюм Насыйриның музей-утары (Казан)

(Qayum Nasıyri muzeye битеннән юнәлтелде)

Каюм Насыйриның музей-утары (рус. Музей-усадьба Каюма Насыри) — Казанда Иске татар бистәсендә 2002 елда ачылган музей, Татарстанның милли музее бүлекчәсе.

Каюм Насыйриның
музей-утары
Музей урнашкан йорт. Фото: Museum.ru
Музей урнашкан йорт.
Фото: Museum.ru
Нигезләү датасы 2002
Урын 420021 Казан, Париж Коммунасы урамы, 35.
Директор Раушания Шәфыйгуллина
Сайт http://nasiyri.tatmuseum.ru/
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотолар.

Тарих үзгәртү

Музей күренекле мәгърифәтче, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 18251902) исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2002 елның 1 февралендә Казанның тарихи Иске татар бистәсендә ачыла. Музей урнашкан бина өр-яңадан торгызылган һәм XIX гасырның агач төзелеш истәлеге булып тора. Әлеге бинаның беренчесен Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов төзеткән булган. Каюм Насыйри әлеге йортта 18871902 елларда яшәгән[1]. Документларга карап, Каюм Насыйри яшәгән бүлмә элекке хәлендә торгызылган.

Музейда 260 саклау берәмлеге экспонат җыелган. Экспозицияләр К. Насыйриның тормышын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктырта. Биредә XIX гасыр мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Сәгыйть һәм Ибраһим Хәлфиннәргә багышланган материаллар да урын алган.

Музей янында 1997 елда «Хәтер бакчасы»на нигез салынган. Ул К. Насыйриның «Чәчәкләр һәм үләннәр» дигән китабына нигезләнеп ясалган.

Музейны нигезләүче һәм беренче мөдире -— Рушания Хөснетдинова.

Атнаның дүшәмбедән калган көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. Керү түләүле.

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани