Париж солыхы (1856)
Париж солыхы (1856) — 1853-1856 елгы Кырым сугышына нокта куйган солых килешүе. Франция императоры Наполеон III тәкъдиме белән башланган сөйләшүләрдә Австрия, Бөекбритания, Пьемонт, Пруссия, Россия империясе, Төркия, Франция вәкилләре катнаша. 1856 елгы Париж солыхы шартлары бигрәк тә Россия империясе өчен авыр була.
Тарих
үзгәртүСөйләшүләрдә бигрәк тә Бөекбритания, җәзага тартырга һәм икенче сортлы держава итеп калдырырга теләп, Россия империясеннән чамадан тыш күп ташламаларга баруын таләп итә. Үз гаскәрләренең Кырымдагы уңышларыннан һәм Севастопольне алуларыннан канәгать калган Франция, киресенчә, Россия империясен көчсезләндереп, Бөекбританияне көчәйтәсе килми, чөнки сугыштан соң Бөекбританияне союздаш ил итеп түгел, ә киләчәктә мөмкин булган куәтле көндәш итеп кабул итә башлый. Шулай ук 1856 елгы Париж солыхын Россия империясе белән якынаю өчен файдаланырга уйлый.
Төркия ягыннан бөек вәзир Мәхмәт Әмин Гали-паша, Төркиянең Париждагы илчесе Җәмил-бәй, Россия империясе өчен беренче вәкаләтле вәкил граф Алексей Орлов, икенче вәкаләтле вәкил, Лондонда илче булган Филипп Бруннов кул куя.
Килешү буенча,
- Карсны Төркиягә кире кайтару бәрабәренә, Россия империясенә Севастополь һәм 1854-1855 елгы сугыш хәрәкәтләре вакытында союздаш илләр гаскәрләре тарафыннан басып алынган кайбер башка рус шәһәрләре кайтарып бирелә;
- Кара диңгез нейтраль территория дип игълан ителә;
- Төркиягә һәм Россия империясенә Кара диңгездә хәрби флот һәм арсенал тотарга катгый тыела;
- Дунай елгасы буйлап, халыкара комиссияләр күзәтүе астында, карабларга иркен йөзү рөхсәт ителә;
- Россия империясе Молдавия кенәзлегенә Дунай елгасы дельтасын һәм аңа терәлеп торучы Бессарабиянең көньягындагы Измаил өязен тапшыра;
- Россия империясенең Дунай кенәзлекләре өстеннән 1829 елгы Адрианополь солыхы буенча барлыкка килгән протектораты юкка чыгарыла;
- Төркиянең суверенлыгына, Госманлы империясе эчендә Сербия, Молдавия һәм Валахиянең мохтариятлегенә гарантия бирелә.
Килешүгә кушымта итеп, 3 конвенция теркәлә:
- Босфор һәм Дарданелл бугазларын һәртөрле хәрби караблар өчен ябык дип игълан иткән 1841 елгы Лондон конвенциясен янәдән раслаучы конвенция;
- Төркиягә һәм Россия империясенә Кара диңгездә аз күләмдә, чик сагы хезмәтен үтәүче җиңел хәрби караблар тотарга рөхсәт бирүче конвенция;
- Россия империясенә Балтик диңгезендәге Аланд утрауларында хәрби ныгытмалар төзүне тыючы конвенция.
Килешүнең Төркиягә һәм Россия империясенә Кара диңгездә хәрби флот һәм арсенал тотарга катгый тыючы 2нче маддәсе Россия империясе тарафыннан (берьяклы тәртиптә) 1870 елның 30 октябрендә кире кагыла.
1856 елгы Париж солыхының калган шартлары, 1877-1878 елгы рус-төрек сугыш башланганчы, көчендә була.
Чыганаклар
үзгәртү- Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X