Огюст Конт

(Ogüst Kont битеннән юнәлтелде)

Исидо́р Мари́ Огю́ст Франсуа́ Ксавье́ Конт (фр. Isidore Marie Auguste François Xavier Comte) — француз фәлсәфәчесе, социология фәненә һәм фәлсәфи позитивизмга нигез салучы.

Огюст Конт
Auguste Comte
Туган телдә исем Isidore Marie Auguste François Xavier Comte
Әйтелеш
Туган 19 гыйнвар 1798(1798-01-19)
Монпелье
Үлгән 5 сентябрь 1857(1857-09-05) (59 яшь)
Париж
Үлем сәбәбе ашказаны яман шеше[d]
Күмү урыны Пер-Лашез[d] һәм Grave of Auguste Comte[d]
Ватандашлыгы Франция
Әлма-матер Жоффре лицее[d] һәм Политехника мәктәбе
Һөнәре фәлсәфәче
Җефет Caroline Massin[d][1]
Ата-ана

 Огюст Конт
Auguste Comte
Викиҗыентыкта

Конт Монпельеда чинауник гаиләсендә туа. Белемне лицейда һәм политехник мәктәптә ала. Берникадәр вакыт Сен-Симонның сәркәтибе булып эшли.

Конт төп игътибарын башта табигать фәннәренә юнәлдерелгән булса, соңрак ул социаль проблемаларга таба борыла. Конт предметларның объектив рәвештә билгеле бер галәми сузулыкта һәм билгеле бер вакыт эчендә яшәүләрен тәкрарлый. Конт чынбарлыктан аерылган фәлсәфи гыйлемнәрне тәнкыйтьли. Ләкин болар белән беррәттән ул материализмнан һәм диалектикадан читләшә. Үз гамәлләрен, гомумән, бернинди юнәлешкә дә бәйләмичә алып барырга тырыша, материализмнан да, идеализмнан да «өстен» торганлыгын исбатларга омтыла.

Контның фәлсәфи карашлары күбрәк субъектив идеализмга һәм агностицизмга авыша. Мәсәлән, ул дөньядагы күренешләрнең объектив сәбәплелеген инкяр итә, хакыйкатьне тану мәсьәләсендә үзен нисбилек (релятивизм), агностицизм тарафдары итеп күрсәтә. Русиядә Һерцен, Белинский һәм Огарев, Контның позитивлык рухындагы фәлсәфәсен Һегель тарафыннан ирешелгән диалектикадан кирегә чигенү дип бәялиләр.

Контның фәлсәфи хезмәтләре «сул тарафтан» да, шулай ук «уң тарафтан» да тәнкыйтьләнә. Контның идеалистик пландагы карашларын материализм вәкилләре тәнкыйтьләсә, «наив реализм »ын субъектив идеалистлар һәм агностиклар — Кант, Беркли, Юм тарафдарлары — тәнкыйть итәләр.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү