Нугай Урдасы

(Nuğay Urdası битеннән юнәлтелде)

Нугай Урдасы (Олуг Нугай, Нугай Ордасы, Нугай Йорты, Мангыт йорты[1]) — XIV йөз ахыры – XV йөз башында барлыкка килгән күчмә нугайлар дәүләте.

Нугай урдасы
Маңгыт йорты
Олуг Нугай

نوغای اورداسی
اولوغ نوغای
مانغود یوردی


XIV йөз — XVII йөз




Зур шәһәрләр Сарайчык
Тел(ләр) татар теле
Дин Ислам
Мәйдан 52 200 км²
Идарә итү төре монархия
Ногай Урдасы

Тарихы

үзгәртү

XIV гасыр ахырында Идегәй Җаек белән Җембе елгалары арасындагы җирләрдә ярыммөстәкыйль Мангыт йорты олысына нигез сала.

XV гасырның икенче яртысында мангыт кабиләләренең күпчелеге уртак исем белән «нугай» дип атала башлый. Мангыт йорты «Нугай Урдасы» яки «Нугай Олысы» дигән исем ала.[1][2]

Нугай Урдасы Казан ханлыгы белән тыгыз бәйләнештә булган, Казан ханнарының хатыннары арасында Нугай Урдасы мирзаларының кызлары, мәсәлән, Нурсолтан, Сөембикә булган.

1496 елда Ямгурчы Мәскәү дәүләте Казан хакимиятенә утырткан Мөхәммәд Әмин ханны тәхеттән төшергән.

1501 елда яңадан Иван III дипломатиясе җиңә һәм Ногай мирзалары Мәскәү белән ханнарны килештереп куя башлый.

1505 елда Казан ханлыгында Нугай аксөякләре яклаган Мәскәүгә каршы каршылык куба.

1522 елда Нугай урдасы гаскәрләре Кырым тәхетенә гаскәр җыеп һөҗүм итәләр. Мәскәү белән дипломатияне яңадан ачып җибәрәләр һәм 1522 елдан алып 1530 елларга кәдәр союздаш дипломатия алып баралар.

Шәһәрләре

үзгәртү

Нугай Урдасының башкаласы Сарайчык шәһәре була. Сарайчык шәһәре Җаек елгасының түбән өлешендә, Казакъстан Республикасының Атырау өлкәсе Сарайчык авылы янында торган.

Шулай ук, Бузан елгасы буендагы шәһәрчек булган. Тарихи чыганаклар буенча Нугай Урдасының Бузан елгасы буенда шәһәрчеге булган.

Төп мәкалә: Нугай татарлары

Идәрәчеләре

үзгәртү

Идарәче бәкләр, гадәттә, Идегәй нәселеннән булалар.[1]

Күренекле кешеләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Татар Энциклопедиясе. Нугай Урдасы.
  2. Трепавлов В. В. История Ногайской Орды. — М.: Восточная литература, 2002.