Муллаян Халиков

(Mullayan Xalikov битеннән юнәлтелде)

Муллаян Дәүләтша улы Халиков (4 февраль 189423 август 1937) – БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе, Башкорт Совет Республикасын төзү турында” Килешүдә имзасын В.И. Ленинныкы белән янәшә куючы.

Муллаян Халиков
Туган телдә исем Муллаян Дәүләтша улы Халиков
Туган 4 февраль 1894(1894-02-04)
Иске Актау,Бәләбәй өязе (Бүздәк районы)
Үлгән 23 август 1937(1937-08-23) (43 яшь)
Мәскәү, СССР
Милләт башкорт[1]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Муллаян Дәүләтша улы Халиков хәзерге Бүздәк районының Каран авыл Советы биләмәсенә караучы Актау авылында 1894 елда туган. Булачак революционер Троицкидагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Революционер Муллаян Халиковның педагогик эшчәнлеге дәвамлы булмый, әмма үз кулы белән тутырылган анкеталар ћәм белешмәләрдә төп ћөнәрен “укытучы” дип күрсәтә. 1917 елның октябрендә Муллаян Халиков Темәс авылына күченеп килә ћәм биредә земство китапханәсе мөдире вазыйфасына тәгаенләнә.

Яшьли революцион хәрәкәткә кушыла, 1919 елдан — РКП(б) әгъзасы. Башкорт гаскәрләренең Совет хакимияте ягына чыгуы буенча сөйләшүләрдә Башкорт хөкүмәте вәкиле буларак катнаша. 1919 елда Муллаян Халиков Башревком әгъзасы була. 1919 елның 20 мартында Башревком вәкиле буларак, Башкортстан Хөкүмәтенең Үзәк Совет хакимияте белән “Башкортстан Совет Автономиясе турында килешү”гә кул куйган кеше.

1920-21 елларда — Тамьян-Катай кантоны ревкомы рәисе, Башкорт республикасының тәэминат буенча, аннары мәгариф халык комиссары. 1921 елның июлендә Муллаян Халиков БАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе итеп тәгаенләнә.

1921 елгы ачлык вакытында Халиков башлангычы белән хөкүмәт Башкортстанны азык-төлеккә салымнан азат итү мәсьәләсен күтәреп чыга, килеп туган хәлне төшендерү максатында Мәскәүгә махсус делегация җибәрелә. Әйтергә кирәк, югары дәрәҗәләрдә ањлау таба бу, Башкортстан ачлыктан интегүче төбәкләр исемлегенә кертелеп, аңа азык-төлек ярдәме күрсәтелә башлый.

1925 елдан аның эшчәнлеге Мәскәү белән бәйле, “Россельбанк”та, Наркомфинда җаваплы вазыйфалар башкара. 1937 елда Сталин репрессиясенә эләгә һәм атып үтерелә, 1958 елда аклана.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү