Мигель де Сервантес
Миге́ль де Серва́нтес Сааве́дра (исп. Miguel de Cervantes Saavedra) — дөньякүләм танылган испан язучысы, шагыйрь, драматург. Испан теленә гаять зур йогынты ясаган шәхес, испан телен еш кына la lengua de Cervantes (Сервантес теле) дип атыйлар[1]. Беренче чиратта дөнья әдәбитының иң күренекле әсәрләренең берсе, «Дон Кихот» романы авторы буларак билгеле.
Мигель де Сервантес | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Miguel de Cervantes Saavedra |
Туу датасы: | 29 сентябрь 1547 |
Туу урыны: | Алькала-де-Энарес, Испания |
Үлем датасы: | 23 апрель 1616 (68 яшь) |
Үлем урыны: | Мадрид, Испания |
Ватандашлык: | Испания |
Эшчәнлек төре: | гаскәри, язучы, шагыйрь, драматург |
Юнәлеш: | яңарыш, маньеризм |
Жанр: | роман, новелла, трагедия, интермедия |
Иҗат итү теле: | испан |
Имза: |
Алкала-де-Энарес исемле шәһәрдә дөньяга килә. Италия, Наварино, Тунис, Португалия һәм башка хәрби кампанияләрдә катнаша. 1575—1580 елларда Алжирда әсирлеккә эләгә дип санала.
1584 елда Каталина Паласиос де Саласарга өйләнә. Ә 1585 елда ул үзенең беренче зур әсәрен («La Galatea» — «Галатея») бастыра. 1604 елда аның зур популярлык яулаган «Дон Кихот» романының беренче өлеше чыга. 1616 елга кадәр ул икенче өлешне яза. Ләкин әсәрләр язу аңа табыш китерми, Сервантесның бик хәерче яшәгәне мәгълүм.
1616 елда Мигель де Сервантес вафат була. Аның күпчелек әсәрләре шуннан соң гына дөнья күрә.
Язучы хөрмәтенә Меркурийдагы кратерга аның исеме бирелә. Шулай ук 1966 елда аңа багышланган ССРБ почта маркасы чыга.
Искәрмәләр
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- ↑ (PDF) La lengua de Cervantes 2008 елның 30 октябрь көнендә архивланган. Ministerio de la Presidencia de España. Retrieved 2008-08-24. (исп.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Miguel de Cervantes (исп.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|