Мидия

(Midiä битеннән юнәлтелде)

Мидия (юнанча Μηδία, ассирийчә Mādāya) — борынгы көнчыгыш дәүләт, көнбатыш Ирандагы этногеографик өлкә. Аракс елгасы һәм Эльбурс тауларыннан Фарсага кадәр җәелгән булган. Иран телле халык тора.

Мидия
Μηδία, Mādāya
Мидия патшалыгы 600 б.э.к. елда


670 б.э.к. — 550 б.э.к.


[[Ахәменид дәүләте|]]


Башкала Экбатана
Тел(ләр) мидия теле
Халык иран телле халыклар
Мидия башкаласында табылган алтын касәләр

Мидия патшалыгы 670 б.э.к. - 550 б.э.к. елларда булган, чәчәк ату дәверендә этник Мидиядән зуррак территориясендә урнашкан.

Һеродот буенча Мидия халкының бүтән атамасы - ариләр (Һеродот, VII, 62). Мидиялеләр изге китабы "Ариләр Иле" (авеста Airyanam Dahyunam) дип йөртелгән, шуңа күрә "ариләр" - мидиялеләр үзисеме булган ахры.

Соңгы тикшеренүләр буенча борынгы мидиялеләрнең Y-ДНК һаплотөркеме R1a-Z93 булган, нәкъ шушы һаплотөркем бүгенге татарлар арасында еш очрый[1].

Тарих үзгәртү

Иран телле мидиялеләр көнчыгыштан күчеп, җирле арий булмаган кабиләләрне (гутий, лулубей, касситлар халкын) ассимиляцияләгән.

625 — 585 б.э.к. елларда патша Увахшатре җитәкчелегендә Мидия зур Әссүрия дәүләтен басып ала, соңрак Урарту, Анатулы илләрен буйсындыра.

Мидиянең башкаласы - Экбатана шәһәре булган (бүгенге Һәмәдан).

550 б.э.к. фарсы патшасы Кир II Мидияне басып ала. Фарсылар - мидиялеләргә бик якын халык, Кир анасы - мидияле булган. Кир II явы нәтиҗәсендә Мидия Ахәменид дәүләтенә вилаять (сатрапия) буларак керә. Ми́дия (грек. Μηδία, иске фарсы телендә Māda, ассирий вавилон телләрендә Mādāya[2]) — борынгы көнчыгыш дәүләте, шулай ук Иранның көнбатышындагы, Аракс елгасы һәм төньяктагы Эльбурс тауларыннан көньяктагы Фарсы (Фарс) чигенә кадәр, көнбатыштагы Загрос тауларыннан көнчыгыштагы Деште-Кевир чүллегенә кадәрге борынгы этнографик өлкә, анда иран телле[3] кабиләләр көн итә. Мидия патшалыгы безнең эрага кадәр 670 елдан — 550 елгача яши һәм чәчәк аткан елларында этник Мидия чигеннән территориясе байтакка зуррак була.

Мидия кабиләләренең икенче төрле атамасы — арийлар (Геродот. VII, 62); алар үзләрен шулай дип атап йөрткән дигән фараз бар. Мидиялыларның изге язмаларында «Арийлар иле» (авест.авест. Airyanam DahyunamAiryanam Dahyunam) турында языла.

Мидиялыларның Иран телле[4][./Мидия#cite_note-3 [3]][3][5] кабиләләре тарихта безнең эрага кадәр IX гасыр башынан билгеле, алар Иранга Урта Азиядән (икенче төрле фараз буенча Төньяк Кавказдан, Каспий диңгезе буеннан) килеп төпләнә. Алга табагы гасырда мидиялылар әкренләп борынгы заманнан алып Иран территориясендә яшәгән арий булмаган гутий, лулубей һәм кассит кабиләләрен ассимиляциягә дучар итә. Безнең эрага кадәр IX гасыр азагында — VIII гасыр башында Мидияны ассирийлар басып ала, әмма безнең эрага кадәр 673 елда мидиялылар Каштарити җитәкчелегендә баш күтәрә һәм бәйсезлек яулай.

Шуннан алып Мидияда судья Дайукку нигез салган урындагы династия хәкимлек итә. Аның улы, Фраорт Фәләстанды (Иранды) басып ала, ә аның оныгы — Увахшатра (греч. Киаксар) хәкимлек иткәндә — мидиялылыр вавилоннар белән бергә зур Ассирия державасын яулап ала һәм бәйсезлек алуга ирешә. Шулай итеп, Мидия хакимлегенә Төньяк Месопотамия да эләгә; алга таба Увахшатра Урартуны буйсындыра һәм Кече Азияның кечкенә патшалыкларына сугыш ача; озак сугыштан соң ул Лидия белән Галис (Кызыл-Ырмак) елгасы буенча утырган Анатолияны бүлешә. Шулай итеп, Увахшатра Патшалык иткән чор азагында Мидия, хәзерге Иран, Әрмән таулыгы, Төньяк Месопотамия һәм Кече Азиянең көнчыгышын биләгән куәтле патшалыкка әверелә.

Экбатана[6] (хәзер Хамадан) каласы — Мидияның баш каласы. Аның патшасы «Патшалар патшасы» титулын йөртә, баштан ук ул «тиңнәр арасында беренче» дип таныла — ягъни башка патшалар Мидия патшасының вассаллары була. Увахшатраның улы, Иштувегу (греч. Астиаг), патша властен ныгытырга тырыша, аның бу гамәле вельможаларның Астиагка каршы оппозицияга басуына китерә. Безнең эрага кадәр 550 еллар тирәсендә, риваятьләрдән күренүенчә, Иштувегу власте белән риза булмаган вельможалар ярдәмендә Мидияны фарсы патшасы Бөек Кир II яулап ала. Фарсылар мидиялыларга туган була. Кир үзе әнисе буенча Мидияның патшалар нәселенә карый (ул Иштувеганың оныгы), һәм фетнә күтәрүче вельможалар фарсыларның җиңүен сарай түңтәрелеше буларак кабул итә. Әмма аларның өметләре акланмый: әкренләп мидиялылар җитәкче постлардан кысрыклап чыгарыла һәм Ахеменидларның державасында тик икенчел вазифалар гына биләргә мәҗбүр була, ә Мидия үзе гадәти сатрапияларның (провинцияларның) берсенә әйләнә һәм башка буйсындырылган халыклар кебек фарсыларга ясак түли. Экбатана фарсыларның (алга таба Парфия) патшасының башкаласы дип исәпләнелә, гадәтте җәйге эссе көннәрне патша Мидияда үткәрә торган була.

Искәндәр Зөлкәрнәй (Александр Македонский) вафатыннан соң Мидияның соңгы сатрабы Атурпатак (Атропат) үз сатрапиясенең төньягында, Урмия күле районында, үзен патша дип игълан итә, шулай итеп «Кече Мидия», ягни «Атропатен Мидиясы», яки «Атропатен» дәүләтенә нигез салына. «Атропатен» сүзенән соңрак «Азәрбайҗан» топонимы барлыкка килә.

Мәдәният үзгәртү

 
Мидияда яшәгән ир-егетнең таш рельефы
 
Эсбатана казылмаларында табылган Алтын ритон
 
Ападан залы, безнең эрага кадәр 5-енче гасыр, фарсы укчылары һәм мидия солдатлары традицион киемнәрендә агачка кисеп төшерелгән (мидиялылар йомрылатылган эшләпәләр һәм итекләр кигән)

Мидиялылар тел, дин һәм йолалар буенча фарсыларга бик якын. Фарсылар һәм башка иран халыклары кебек алар да озын чәч һәм сакал йөртә, ыштан, кыска итек кия һәм билләренә ирекле ир-атның аерымлылык билгесе булган акинак (хәнҗәрдән озынрак, ә кылычтан кыскарак корал) тага. Фарсылардан аермалы алар озын, киң, иркен җиңле курткалар кея (озакламый бу киемне фарсы аксөякләре дә кия башлый, ә греклар мондый киемне "хатын-кызлар киеме" дип исәпли).

Мидиялыларның җәяүле гаскәре кыска сөңге һәм, агачтан үрелеп, тире белән капланган калканнар белән коралланган була. Ләкин җәяүле сафта сугышкан фарсылардан аермалы мидиялылар атлы гаскәре белән дан тота. Мидиялылар патшасы, ике тәгәрмәчле арбала аягүрә басып, гаскәр уртасында сугыша — бу йоланы азак фарсылар да куллана башлый. Башка иранлы халыклар кебек үк, мидиялыларның җайдаклары тимердән хәрби кием кия, атларын да шундый тимер пластиналар белән каплый.

Дин үзгәртү

Мидиялылар тоткан дин — Зәрдөштлек , мидиялылар арасында Зәрдөштлек нык үсә, бәлки бу дин Иштувегу дәверендә дәүләт дине лә булгандыр. Мидияда уңдырышлылык алиһәсе Ардвисура Анахита культы киң таралган була. Мидияның төп каласы Экбатанада алиһә Анахитаның (грек авторларында — Анаитис)[7] гыйбадәтханәсе була. [8].

Мидия теле үзгәртү

Мидия теле турындагы сорау бәхәсле. Кайсыбер галимнәр (И. М. Дьяконов. История Мидии, М.-Л., 1956) бердәм мидия теленең булуын таный; икенчеләре (О. Л. Вильчевский. Курды, М., 1961) моны кире кага. Мидияда аралашу өчен Экбатана округы диалектының тулаем кулланылыштагы тел булуы шик тудырмый (тулаем кагыйдә буенча, башкала һәм сарай теле, гадәттә, дәүләт теле дә була). Әлбәттә, бу телнең язмасы да булган, әмма ул безнең көннәргәчә сакланмаган. Шына язуы фарсыларга мидиялылардан килгән, дигән фараз да бар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Мидия патшалары

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Всемирная история в 10 тт., тт.1,2, М., 1956.
  • Геродот. История в 9 книгах. М.. 1972.
  • Дьяконов И. М. История Мидии. М.-Л., 1956.
  • Страбон. География в 17 книгах. М., 1994.
  • Кайлер Янг-младший. Ранняя история мидийцев и персов и Ахеменидская держава до смерти Камбиса // Персия, Греция и Западное Средиземноморье ок. 525—479 гг. до н. э. М., 2011. С. 13—71. (Серия: Кембриджская история древнего мира. Т. IV) — ISBN 978-5-86218-496-9
  • Медведская И. Н., Дандамаев М. А. История Мидии в новейшей западной литературе. — В Либерее «Нового Геродота»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://sanskrt.org/archives/1131
  2. MEDIA — Encyclopaedia Iranica, M. Dandamayev, I. Medvedskaya
  3. 3,0 3,1 Diakonoff, I. M. The Cambridge history of Iran: The Median and Achaemenian periods / Ilya Gershevitch. — Кэмбридж, Великобритания: Cambridge University Press, 1985. — Т. 2. — С. 140. — 964 с. — ISBN 0521200911, 9780521200912.
  4. Archaeological evidence for the religion of the Iranian-speaking Medes of the first centuries of 1st millenium B.C. …
  5. Archaeological evidence for the religion of the Iranian-speaking Medes of the first centuries of 1st millenium B.C. …
  6. Страбон. География. 11:13:1
  7. John Murray. .
  8. Страбон. .