Марина Карпова
Марина Карпова (Марина Иван кызы Карпова) – җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры солисты.
Марина Карпова | |
---|---|
Туган телдә исем | Марина Иван кызы Карпова |
Туган | 4 декабрь 1989 (35 яшь) Октябрьский, Башкортстан АССР, ССРБ |
Милләт | керәшен |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты[d] һәм М.М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институты[d] |
Һөнәре | җырчы |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1989 елның 4 декабрендә Башкортстан АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. Әти - әнисе Башкортстанның Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылыннан.
Октябрьский музыка мәктәбенең фольклор бүлеген тәмамлый. «Таусень» ансамблендә шөгыльләнә. Керәшен җырларын җырлап дебют ясый.
Керәшен җырларын Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылында яшәүче әбисе Валентина Василий кызыннан өйрәнә.
Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.
Уку алдынгысы буларак, Санкт-Петербург губернаторы стипендиясен алып укый.
Ике курсны укып бетергәч, Мәскәүгә күчеп, (заманында Жанна Агузарова, Александр Малинин, Надежда Кадышева, Алла Пугачёва, Екатерина Шаврина укыган[1]) Ипполитов - Иванов исемендәге дәүләт музыкаль- педагогика институтын тәмамлый .
Иҗаты
үзгәртүЗур конкурсны үтеп (1 урынга 10 кеше)[2], М.Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хорына эшкә кабул ителә.
Репертуарында – Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүче рус халкының, аерым алганда казакларның, җырлары, биюләре, такмаклары: "Лена буе ямчыларының кадриле" («Кадриль преленских ямщиков»), "Касыйм биюе" («Касимовская пляска»), "Сарытау карачанкасы" («Саратовская карачанка»).
«Мин горурланам синең белән, Ватан», «Россия – Ватаным минем», «Россия анакай», «Җиңелмәс Россия, хакыйкый Россия» концерт программаларында чыгышлар ясый.
Дәүләт күләмендә уздырыла торган бәйрәм концертларында һәм чараларында катнаша. «Бөтенрусия милли мәдәният фестивале», «Казакларның түгәрәге», «Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре», Россия хөкүмәтенең «Россия җаны» («Душа России») еллык премиясен тантаналы тапшыру чарасында катнашып килә[3].
Россия дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының чит илләрнең башлыклары белән очрашуларының мәдәният программаларына, чит илләрдә «Россиянең мәдәнияте көннәре»нә даими чакырыла.
Хор белән дөнья буйлап гастрольдә йөри: Көнбатыш Европа илләре, Кытай, Монголия, Корея.
Чыганаклар
үзгәртүАндреев А.Г., Латыпова А.А. и др. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
Каримов Р.М., Шокурова С.П.,Кусырева Ю.А.15 лет землячеству. Бакалы, 2014.
Тышкы сылтамалар
үзгәртүҖырларын тыңларга 2016 елның 5 март көнендә архивланган.